Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Виноград чирләмәсен

Виноградка бик еш оидиум (чын ончыл чык) һәм милдью (ялган ончыл чык) чирләре зыян сала.

Милдьюның билгеләре: башлангыч стадиядә яфракта майлы саргылт төстәге таплар күренү. Яңгырлардан соң яфрак асты аксыл ончыл элпә белән каплана. Күпмедер вакыттан яфрак көрән төскә керә, корый. Җимешләр җыерыла, корыша. Оидиум билгеләре: яфраклар җыерыла, соргылт-аксыл кунык белән каплана һәм корый. Җимешләр ярыла, чери. Оидиумның төп билгесе — куак янында бозыла башлаган балык исе килү. 
Виноградны чирләрдән саклау өчен чәчәк атканнан соң июньдә һәм августта җимешләре өлгерер алдыннан чирләргә каршы эшкәртергә кирәк. Мин моның өчен "Медея" һәм "Тиовит Джет" препаратлары алып куям. Бу препаратларны чиратлаштырам. Икенчесендә химик препаратлар кулланырга ярамый. 
 Әлеге ике чирдән дә башлангыч чорында марганцовканың кызгылт эремәсе ярдәм итә ала. Бер атнадан эшкәртүне кабатларга кирәк. 
10 л суга 5 аш кашыгы чәй содасы һәм 30-40 г сабын кушып сиптерергә ярый. 
0,5 чиләк көлне 7 л суга салып 3-4 көн төнәтергә. Әледән-әле болгаткаларга кирәк. Аннан 1:1 исәбеннән су кушарга, сөзәргә, 100 г яшел сабын кушып виноградка сиптерергә була.
"Кодрянка" сорты быел аз гына соңарды, ашарлык тәмләнде, шулай да әле бик балланып җитмәгән, бөтенләй шәмәхә төскә керергә тиеш. Ул сабагында озак эленеп тора ала, кирәк кадәр өзеп алып керәбез. 

 

 

 

Роза Нургалиева фотосы: http://https://vk.com/rozo4ka12

Чыганак: https://vk.com/public189015555

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев