Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Виртуаль дөнья “йота....”яки балаларда компьютерга бәйлелекне ничек җиңәргә?

Балаларда компьютерга бәйлелек мәсьәләсе бүгенге көндә күп гаиләләр өчен бик кискен. Хәзер җәмгыятьне төрле гаджетларсыз (кесә телефоны, планшет, компьютер) күз алдына китерү авыр.

Һәм күп кенә әти-әниләр аларны тәрбия эшендә актив куллана. Алар аны дөрес максатларда кулланса (Коръән тыңларга, яңа нәрсәгә өйрәтә торган фильм карарга) ярый да, әмма, гадәттә, әти-әниләр балаларга башта мультфильмнар күрсәтә, аннары уеннар куя.

Шул рәвешле алар балаларында компьютер уеннарына бәйлелек (кибераддикция) тудыра. Теләсә нинди электрон чарадагы барлык төр уеннарга бәйлелек шулай дип атала. Компьютерга бәйлелек, гадәттә, 10 яшьтән алып 18 яшькәчә үсмерләрдә барлыкка килә. Моңа шәхси компьютерларның киң таралуы, җиңел генә Интернетка керә алу, мәктәпләрдә укыту программаларының компьютерлаштырылуы, компьютерлы уен клубларының артуы этәргеч булып тора. Бу йогынтыга малайлар ныграк дучар, чөнки, кызлар белән чагыштырганда, Аллаһы Тәгалә малайларга ярышу, беренче булу теләген күбрәк биргән.

Компьютерга бәйлелек иртәрәк тә барлыкка килергә мөмкин. Башлангыч мәктәптә, яшь үзенчәлекләренә бәйле, баланың психикасы әле тотрыклы түгел. Бу яшьтә аның төп эшчәнлеге – уен уку белән алыштырыла. Бала психикасының мондый торышы төрле бәйлелекләр (компьютерга гына түгел) барлыкка килүнең бер сәбәбе булып тора. Моннан тыш, даими рәвештә йогынты ясап торсаң, бала психикасы нәрсәгәдер бик тиз ияләшә. Сүз уңаеннан, шуңа да, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) кушканча, баланы нәкъ 7 яшеннән намазга өйрәтү әһәмиятле.

Компьютер уеннары йогынтысыннан балада бик яшьли компьютерга бәйлелек туа ала, ул чынбарлыктан качарга тели. Бала үзенең шәхси үсешендә туктап кала. Компьютер белән кызыксынып, бала гадәти уенчыклар белән азрак кызыксына, һәрвакыт виртуаль уеннарга омтыла. Балага ярдәм итәр өчен, иң беренче чиратта, анда инде чыннан да бәйлелек барлыкка килгәнме икәнен билгеләргә кирәк. Балада компьютерга бәйлелек барлыгын билгеләргә ярдәм итә торган берничә билге: компьютер артында үткәргән вакытны билгели алмау; үз-үзен тотышын һәм һәвәслеген акларга тырышу; компьютерга бәйлелекнең мөһим симптомы: компьютер артында уйнаган вакытта бала буталчык хисләр – шатлык һәм үзен гаепләү – кичерә;
– ниндидер сәбәпләр буенча компьютер артында әзрәк уйнарга туры килсә, бала ярсый, агрессив була, йомыла;
– начар төшләр күрү, көчле курку кичерү; дуслары белән аралашудан баш тарту.

Психологлар шәхеснең психик торышына компьютер уеннарының тискәре йогынтысын күптән дәлилләде. Шулай ук компьютерга бәйлелек кичерүчедә физик кимчелекләр күзәтелә: күрү сәләте начарая, иммунитет төшә, баш авырту, тиз ару, йокысызлык, арка, беләзек сызлавы хас.

Нәрсә эшләргә соң? Балагызда әлегә кибераддикция булмаса, компьютер уеннарыннан аерылу җиңелрәк булыр. Әгәр бәйлелекнең билгеләре бар икән, түбәндәгечә эш итәргә киңәш ителә:

Кибераддикция – авыру ул. Балагыз белән компьютер артында үткәрергә рөхсәт ителгән вакытны билгеләгез. Балага туктарга билге булачак таймер куярга тәкъдим итәргә мөмкин.

Аз вакытка булса да, компьютер уеннарыннан баш тартырга кирәк. Бөтенләй баш тартып булса, әлбәттә, тагын да яхшырак. Шул ук вакытта сез үзегез дә уйнарга тиеш түгел. Бала бүгенге җәмгыятьтә дә мондый күңел ачу чараларыннан башка яши ала.         Әлбәттә, башта сезгә дә, аңа да барлыкка килгән буш вакытта нәрсә беләндер шөгыльләнергә өйрәнергә кирәк.

Баланы компьютер – альтернатив дөнья түгел, ә тормышыбызның бер өлеше генә, дип тәрбияләргә кирәк. Аңа компьютерның Аллаһ биргән җиңеллек (кирәкле мәгълүматны табу мөмкинлеге, укуда җиңеллек) һәм шул ук вакытта сынау икәнен дә аңлатырга кирәк.

Компьютерга бәйлелекне булдырмауның иң яхшы чарасы – баланы компьютерга бәйле булмаган эшләргә җәлеп итү. Уен чынбарлыкны алыштырырга тиеш түгел. Компьютердан кала, башка бик кызыклы һәм файдалы шөгыльләрнең барлыгын күрсәтегез: спорт, иҗат, дуслар белән уен һәм башкалар. Балаларыгызга күбрәк вакыт һәм игътибар бүлегез, ул вакытта виртуаль дөньяга керү теләге калмаячак.

Хәят ИБРАҺИМОВА,
психолог.
kiziltan.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия