Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Витаминны саклап әзерләү

Безнең бакчаларда С витаминына иң бай булган продуктлар – карлыган, кура җиләге һәм кәбестә. Шул С витаминын саклап, аларны куллануга ничек әзерләргә?

КАЙНАТМА
Карлыган һәм кура җиләгеннән
Югары температура С витамины өчен бик начар, шуңа кайнатылган продуктларда, кайнатылмаганнары белән чагыштырганда, ул берничә тапкыр азрак. Аскорбин кислотасы кислород, яктылык һәм инерт булмаган металлар йогынтысында тизрәк оксидлаша һәм таркала. Шуңа кайнатманы инерт булмаган металлардан ясалган савыт-сабада (мәсәлән, тутыкмас корычта) әзерләргә, кислород зур йогынты ясамасын өчен, җимешләрне артык вакламаска кирәк. Әзер булгач та, яктыдан алып куярга. Иң яхшысы – җимешләрне бөтенләй кайнатмау. Карлыган һәм кура җиләген шикәр комы белән уып (кулдан умаган очракта, техниканың нинди металлдан эшләнгәнлеген карарга кирәк), суыткычта саклау бик уңайлы һәм андый “кайнатма” барысыннан да файдалы. Монда да азыкның бар файдалы сыйфатларын саклыйсыгыз килсә, тиз итеп катыру (шоковая заморозка) яхшы. Температура күтәрелгән саен, продуктта боз кристаллары барлыкка килә, азыкның төсе, тәме, структурасы бозыла, шуңа күрә суыткычта температура мөмкин кадәр түбәнрәк булырга тиеш.

ӘЧЕТҮ, ТОЗЛАУ, МАРИНАДЛАУ
Кәбестәне әчетү, тозлау, маринадлау турында уйлаганда, беренчесен сайларга кирәктер. Яшелчәгә кайнар тозлы су яки маринад салганда, С витамины өлешчә таркала. Шунсы яхшы: клетчатка барыбер саклана, һәм яшелчәне ашамауга караганда тозлап яки маринадлап ашау берсүзсез әйбәтрәк бит. Ләкин сез тулысынча сәламәт итеп туклану яклы икән, әчетүне сайлагыз, чөнки уксус файдалы микроорганизмнар үсешенә комачаулык итә. Уксуссыз, тозлы суны 40 градус температурага төшереп әчеткән кәбестә яхшы. 5-7 көн эчендә табигый әчешү бара, һәм файдалы сөт кислотасы барлыкка килә. Яшелчә витаминнарга байый: чи кәбестә белән чагыштырганда, әчетелгән кәбестәдә С витамины күпкә күбрәк.

 

Миләүшә Халикова

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: витамин