Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Вәхшилек

Моннан берничә ай элек бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы янына шоферларны кисәтү өчен җәяүле сыннар куелган иде.

Аларның күпмедер файдасын чыннан да күрдек, чөнки балалар белән җәяүлеләр юлын чыкканда машина йөртүчеләр юл бирә башлады. Ләкин, бүген иртә белән бакчага килүчеләрне коточкыч күренеш каршы алды. Бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр көче белән эшләнгән сынны ватып киткәннәр. Кем эше бу, кемнең кеше хезмәтенә кулы күтәрелеп, шуны ватарлык көче табылган?! Шулай шул кулы кычыткан куркаклар үзләренә җавап бирә алмый торган җансыз әйберләргә генә җикеренә ала. Мондый вәхшилеккә йөрәк әрни. Шушы затлар, аларны кеше дип әйтергә телем әйләнми, җәзаларын алсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе