Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Владимир өлкәсендә янгында дүрт бала үлгән

Йорт яна башлаганда анда ике өлкән кеше һәм биш бала булган.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Владимир өлкәсендәге янгын дүрт баланың гомерен өзгән. Бу хакта “Интерфакс “ агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Владимир өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Янгын Владимир өлкәсенең Александровский районында шимбә төнендә килеп чыккан. Фаҗига Струнино шәһәрендәге шәхси йортта булган. Йорт яна башлаганда анда ике өлкән кеше һәм биш бала булган. Янгыннан ир-ат, хатын-кыз һәм 17 яшьлек кыз гына чыгып котыла алган.

Соңыннан янгын сүндерүчеләр йортта янып үлгән дүрт бала мәетен тапкан. Аларның олысына алты, кечесенә өч яшь булган.

Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе дүрт бала һәлак булу факты нигезендә тикшерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын