Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Владимир Путин МС-21 самолеты өчен композитлар буенча «Алабуга» проектын уңай бәяләде

Татарстанда Россиянең авиатөзелеш тармагы өчен югары технологияле материаллар эшләп чыгаруны үзләштерделәр.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин урта магистральле МС-21 самолеты өчен композит материаллар эшләп чыгару буенча «Алабуга» махсус икътисади зонасында гамәлгә ашырылган проектка уңай бәя бирде. Ул РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Президентка очкыч өчен канат ясау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.

«Без “Росатом“ белән көчләрне үз вакытында берләштердек һәм “Алабуга“да җитештерү эшчәнлеген җайга салдык. Шунлыктан МС-21 очкычы канатын статикада сынап карадык, дип зур ышаныч белән әйтә алам. Ул билгеләнгән характеристикаларны тулысынча раслады», - диде Мантуров.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия сәнәгате МС-21 самолетын үзебезнең материалларны кулланып җитештерүгә бәйле проектны тәэмин итәргә әзер. «Яхшы», - дип җавап бирде Путин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин