Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

WhatsApp блокировкаламасын өчен нишләргә кирәк?

WhatsApp мессенджеры администрациясе шикле исемле төркемнәрдә торучы кулланучыларны бөтенләйгә блокировкалый башлады.

Бу хакта «Российская газета» яза.

Администрациянең мондый төркемнәрне ни рәвешле табуы һәм теге яки бу исемне нигездә шикле дип санавы билгеле түгел. Блокировкаланган юзерлар техник ярдәмдә кагыйдәләрне бозу аркасында блокировкалануы турында стандарт җавап алалар. Шул ук вакытта аккаунтны яңадан эшләтеп булмый икән.

Мөгаен, популяр төркемнәрдә катнашучыларны исемнәрен «шикле» яки «законсыз» дип саналырга мөмкин булганнарга алыштырган очракта, күпләп ябарга мөмкиннәр. Әйтик, Reddit сайтыннан файдаланучыларның берсе сүзләренә караганда, университеттагы WhatsApp-төркеме исемен алмаштырганнан соң, анда катнашучыларның берсенең «кайбер законсыз»лыклары аркасында барысы да блокировкага эләккән.

Төркемне һәм анда катнашучыларны блокировкалауга сәбәп булмасын өчен, басма аңа провокацион исем бирергә киңәш итми. Администраторларга исә төркемдә катнашучыларны аның исемен үзгәртү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә кирәк, дип киңәш итә басма.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр ватсап