Хаҗирә, Монетка, Лаки Бой
28 август көнне, Республикабыз бәйрәме уңаеннан, Балтач бистәсенең «Сабантуй» ял паркы белән янәшә болында ат чабышлары оештырылды.
Гадәттәгечә, ярышлар күңелле узды. Матур бәйгенең күркәм җиңүчеләре белән таныштырып үтәбез:
«Ат утары»нда асралучы гарәп токымлы атлар:
1 урын – Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Монетка кушаматлы ат (җайдагы Айнур Гарифуллин);
2 урын – «Сосна» җәмгыятеннән Персия кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин);
3 урын – «Маяк» җәмгыятеннән Перепелка кушаматлы ат (җайдагы Илназ Мөхәммәт-галиев);
4 урын – Балтика кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов).
Ярымтокымлы бияләр:
1 урын – «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Профи кушаматлы ат (җайдагы Анна Макарова);
2 урын – Вильдан Гарифуллин хуҗалыгыннан Ягуза кушаматлы ат (җайдагы Вилнур Гарифуллин);
3 урын – «Тойкина» хуҗалыгыннан (Мари Иле) Александра Голди кушаматлы ат (җайдагы Владимир Квасов);
4 урын – «Кама» хуҗалыгыннан Сакура кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин).
Ярымтокымлы айгырлар:
1 урын – «Сосна» җәмгыятеннән Лаки Бой кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
2 урын – «Дуслык» җәмгыятеннән Ямус кушаматлы ат (җайдагы Анна Макарова);
3 урын – Илнур Солтангәрәев хуҗалыгыннан (Саба районы) Син Май кушаматлы ат (җайдагы Ринат Хөсәенов);
4 урын – Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Вираж кушаматлы ат (җайдагы Зөлфәт Шәйхуллин).
Чиста токымлы бияләр:
1 урын – «Анна Макарова» хуҗалыгының (Мари Иле)
Ники Строн кушаматлы аты (җайдагы Анна Макарова);
2 урын – «Смәел» хуҗалыгының Диаманта кушаматлы аты (җайдагы Павел Сунцов);
3 урын – «Борнак» хуҗалыгының Хамина кушаматлы аты (җайдагы Андрей Эшмурзин ).
Чиста токымлы бияләр:
1 урын – «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Крик кушаматлы ат (җайдагы Сергей Изосимов);
2 урын – Сосна хуҗалыгыннан Мистер Гетцб кушаматлы ат (җайдагы Айнур Гарифуллин).
«Ат утары»нда яшәүче атлар:
1 урын – «Татарстан» җәмгыятенең Хаҗирә кушаматлы аты (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
2 урын – Сосна хуҗалыгының Земфира кушаматлы аты (җайдагы Ислам Габдрахманов);
3 урын – «Активист» хуҗалы-гының Славная кушаматлы аты (җайдагы Айнур Гарифуллин);
4 урын – Александ Евдокимов хуҗалыгының Шиланга кушаматлы аты (җайдагы Александр Евдокимов).
Мәгълүматлар ат ярышларын оештыручылардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев