Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халык синоптигы: “Каргалар ояларына якын да килмиләр, димәк, әле бер суытып алачак”

Яз иртәләде быел. Күңел көткән сыерчык бураны да булмады. Инде кара каргалар да, сыерчыклар да әллә кайчан кайтып җиттеләр.

Яздан ниләр көтәсе? Җәй җылы булырмы? Кукмара районының Кәчемир авылында яшәүче синоптик Салих Шәрипов, әле тагын бер кат суытып алачак, ди.

– Иртәләгән яз да шулай була инде ул. Буран да күрсәтер әле. Кинәт кенә салкынайтып торыр. Әмма ул озакка бармый, – ди Салих абый. – Быел яңгыры да булачак, эссесе дә. Авыл хуҗалыгы да зыян күрмәс дип уйлыйм.

Ә менә Балтач районның Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев алмагачлар чәчәк атканда салкын булачак, ди.

– Март җылы тора да, апрельдә суыта. Хәтта, бураннар булыр дип көтәм. Тагын бер сәбәп бар – быел каргаларның бер партиясе 5 мартта күренде. Көтүләре белән 15 мартка кайтып җиттеләр. Әмма алар әле ояларына якын да килмиләр. Рәтләмиләр дә. Шулардан чыгып, мин әле көннәрнең суытасын әйтәм. Карганы алдап булмый ул. Җылылар булса, алар ояга утырып, йомырка сала башлар иде, –ди Әмир Шәрәфиев.

Халык синоптигы сыерчыкларны да күзәткән. Алар туган якларына 18 мартта кайткан икән инде. Бу яз җиткәнне белдерде, ди ул.
– Фаразларым буенча май аеның салкын килер дип уйлыйм. Алмагачлар чәчәк атканда кар явачак әле, – ди синоптик.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев та апрель башында ук кабат кар явачак, ди.

– Кар капламы 10-11 апрельгә төшәргә тиеш. Бүген төнлә 9 градус һәм 4 градус көтелә, яңгырлар фаразлана. Мартның соңгы көнендә көндез 10 градус һәм төнлә 5 градус көтелә. Вакыт-вакыт яңгырлар да булырга мөмкин, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз