Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халык синоптигы куркыныч фараз җиткерде

Узган атна ахырында республиканың күпчелек районнарында яуган карлар халыкны аптырашта калдырды.

Кайдадыр инде чия, алмагач, карлыган куаклары ап-ак чәчәккә төренеп утыра иде. Май башы суыклары аларга зыян салмасмы? Әлеге сорауларны бакчачыларга бирдек. Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, суыкларны чәчәккә күмелеп “каршылаган” агачларның җимеш бирүләре икеле.  

– Әлеге генә бакчадан күңелсезләнеп кердем. Бездә чия, алмагач тәлгәшләре кар белән каткан. Чәчәкләре ачылганнар инде туңды. Әгәр мондый суыклар тагын ике көн тора икән, чиясез дә, алмасыз да калачакбыз. Карлыганнар чәчәк атып өлгермәсә дә, бөреләнгәннәр иде инде. Аларга зыяны булмас, дип уйлыйм. Кура җиләкләре дә туңар дип уйламыйм. Бакча җиләге әлегә чәчәк атып өлгермәгән иде, суыкның аларга да зыяны булмас, – ди ул.  

Озын ялларда кемнәрдер бәрәңгеләрен дә утыртырга өлгерде. Аларга зыяны булмасмы?  

– Бәрәңгегә зыян килмәячәк. Хәтта тишелеп чыгарга өлгергәннәрне дә суык алмаячак. Тишелгән икән, димәк, тамыр җибәргән, ныгыган дигән сүз. Суган, кишер ише яшелчәләрне дә суык куркытмаячак. Ә чәчәкләргә килгәндә, аларның сортына, төренә карый. Бик нәзберекләре, суыкларга тиз бирешүчәннәре, әлбәттә, зыян күрде, – диде ул.   Бакчачы әйтүенчә, башка елларда мондый суыклар булса да, төнлә катырып, көндезләрен җылытып җибәрә торган булган. Тик быелгысында суыклар озакка сузылырга охшаган, ди ул.  

– Мондый суыклар, кар кырауга караганда да начаррак. Соңгы елларда болай да табигатькә аптырап йөри идем. Суыклар майда ел да кабатлана башлады. Шуңа күрә помидорларны иртә чыгарырга киңәш итмим. Әйтик, быел агач, куаклар чәчәк атканда бер генә бал корты да күзгә чалынмады. Аптыраш..  

Табигатьнең безгә каршы эшләвеме бу? Үзебезнең табигатькә булган мөнәсәбәтнең шундый нәтиҗәсеме? Арча районында яшәүче Рәис Шәкүров исә бу суыкларга сөенә генә. Чөнки авыл хуҗалыгы өчен файдага гына, ди.  

– Кар яугач, дым була дигән сүз. Икенчедән, ашлыкларга, орлыкларга, агачларга зыян сала торган бөҗәкләр кырылып бетәчәк. Безнең якларда ефәк күбәләге ярты урманны ашап бетереп килә бит инде. Шуңа күрә бу суыкларның файдасы зур. Тагын өч көн барса, тагын да яхшырак булачак, – ди ул. Тик суыкларның чәчәк аткан җимеш агачларына зыянын Рәис абый да раслады.  

– Безнең якларда җимеш агачлары чәчәк атмады бит әле. Бездә хәтта шомырт та чәчәккә бөреләнеп кенә килә. Аларга суыкның зыяны юк. Бәрәңге белән дә шул ук хәл. 21 көндә генә тишелә бит әле ул. Мондый суыкларда тишелү вакыты бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Аның каравы бәрәңге белән бергә чүп үләне тишелмәячәк. Җир бик әйбәт булып өлгергән инде. Әле мин бүген, суык булуга карамастан, әче торма белән редиска утырттым, – диде Рәис Шәкүров. Халык синоптигы җәен ике тапкыр бик көчле яңгыр явачагын да фаразлады. Бу вакытта хәтта елгалар ярларыннан ташып агарга мөмкин, ди ул.  

Зөһрә САДЫЙКОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев