Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәтерләрдә саклыйк мәңгелек!

Узган атнада Нөнәгәр авылы бик күп кунакларны кабул итте

Узган атнада Нөнәгәр авылы бик күп кунакларны кабул итте. Биредә Хәтер көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә Хәтер аллеясы ачылды, Кәшифә Тумашева музеенда авыл тарихына, аның данлыклы шәхесләренә багышланган «Туган авыл тарихы» залы тантаналы төстә ачылып, беренче кунакларын кабул итте.

Нөнәгәр мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музее янында ул көнне бик күп халык җыелган иде. Чарада ТРсы Дәүләт Советы депутаты, ТРсы Дәүләт Советы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, Кәрим Тинчурин театры вәкилләре катнашты.

Музей янәшәсендә генә үсеп утырган ак каеннарга кызыл тасмалар бәйләнгән. Авыл тормышын чагылдырган күренеш ясап куелган, шушы җирлектән булган Гөлзифа апа Нәҗипованың үзе тукыган паласлары, туку станогы да кунаклар кызыксынуыннан читтә калмады. Авыл халкы күптән көткән яңгыр да бу җирлектә шушы көндә явып, алып баручыларның программасын үзгәртеп, бөтен халыкны музейга кертте. Биредәге һәрбер экспонатны, яңа ачылган залда тупланган мәгълүматны, Кәшифә Тумашеваның тормыш юлын, иҗатын, гаиләсен чагылдырган истәлекләрне тамаша кылырга килүчеләр кызыксынып күзәтте һәм Римма Атласовнага әлеге музейны милли музейның филиалы итеп булмасмы дигән мөрәҗәгать белән дә чыктылар. — Бергәләшеп без бу эшләрне башкарып чыгарбыз, — диде ул.

Ак каеннарга бәйләнгән тасмалар юкка гына булмады. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, 1985 елда, сугыш ветераннары һәм укучылар белән берлектә мәктәп территориясендә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә каен агачлары утыртылган булган. Инде бүгенге көндә каенлыкка әверелгән әлеге җир нөнәгәрлеләр өчен Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган ата-бабаларының батырлыгы турында сөйли торган тарихның бер өлеше булып тора. Үсеп килүче яшь буын өчен бу каеннар Бөек Җиңүгә авылдашлары керткән өлешнең бәясен искә төшереп торырга тиеш, дип ассызыкладылар алып баручылар. Шушы каенлык быел Хәтер аллеясы булып тантаналы ачылды.

Шушы истәлекле көндә Нөнәгәр авылындагы сугыш чоры балаларына ул елларда куйган тырышлыклары, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, «Сугыш чоры балалары» медаленең таныклыклары тапшырылып үтте.

Хәтер көненә багышланган чара һәйкәл янында дәвам итте. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, сугыш һәлакәтләрендә һәлак булучылар һәм туган якларына кайтып вафат булучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды, хәтер шәмнәре кабызылды.

Шушы ук көндә авылда зурлап, элекке гореф-гадәтләрне саклап, әрәпә җыйдылар. Аның барышында Кәшифә Тумашева туганга 120 ел тулу уңаеннан, аның туган нигезенә мемориаль такта да куйдылар.

Бу чарада булып, аның әзерлеген, авыл халкының бердәм булып килүен күргәннән соң, нөнәгәрлеләргә тагын бер кат сокландым. Әрәпә җыю да бит аларда гади генә түгел, милли киемнәрдән, милли ризыклар белән һәрбер урамда яшәүчеләр каршы алып, чәйләр эчеп, гармун, баян көйләренә сыздырып биеп, татар милләтенең үткәне генә түгел, бүгенгесе дә миллилек белән бизәлгән булуын тагын бер кат искәртеп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе