Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтенә күрә хөрмәте!

Рәхмәт хаты белән бүләкләнүләр!

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, физкультура-сәламәтләндерү эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны актив төстә пропагандалаганнары өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Ленар Габделфәрт улы Сәлахов – спорт мәктәбе тренеры;
  • Расил Нурзада улы Мөхәммәтгалиев – спорт мәктәбе тренеры;
  • Ирек Нәфыйк улы Нәҗипов – Шеңшеңәр мәктәбенең физик культура укытучысы;
  • Чулпан Рафис кызы Гарәфиева – Балтач гимназиясенең  физик культура укытучысы.

 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Әлфия Кадыйр кызы Габдрахманова – Балтач бистәсенең хезмәт ветераны;
  • Маһиҗихан Гомәр кызы Гарифуллина – Яңа Салавыч авылының хезмәт ветераны;
  • Мөнирә Сәләхетдин кызы Мөхәммәтҗанова – Кенәбаш авылының хезмәт ветераны.

 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, ветеринария хезмәте үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм һөнәри бәйрәмнәре – Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Ләйсән Габделхәй кызы Фәйзрахманова – “Игенче” хуҗалыгының ветеринар табибы;
  • Любовь Николаевна Чайникова – “Кама” хуҗалыгының ветеринар табибы;
  • Ранил Икрам улы Абдрахманов – Чепья ветеринария участогының ветеринар табибы;
  • Фәһим Мансур улы Габидуллин – район ветеринария берләшмәсе шоферы;
  • Людмила Геннадиевна Тургузева – район ветеринария берләшмәсе лаборанты.

 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мелиорация үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Мелиоратр” Балтач оешмасы прорабы Алмаз Габделфәрт улы Хәйруллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, төзелеш өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Водстрой” оешмасы ташчысы Фәнис Салих улы Гыйззәтуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Сергей Николаевич Мошкин;
  • Марс Низамеддин улы Сәләхетдинов;
  • Шәрипҗан Сабит улы Хөсәенов.

 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Кече Лызи урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гадения Газизҗан кызы Хәсәнова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач урта мәктәбе директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Фидәил кызы Гыйләҗева Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев