Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хис-кичерешләрем

Әле дә исемдә, беренче укытучымның кем булачагын белгәч, әти сөенеп: «Минем дә укытучым иде бит ул!», диеп куйды

Минем тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнемә дә быел 25 ел үтеп киткән. Әле дә исемдә, беренче укытучымның кем булачагын белгәч, әти сөенеп: «Минем дә укытучым иде бит ул!», диеп куйды. Муллагалиева Роза апа иде ул. Язмышымда зур роль уйнаган остазларның берсе. Минем исемдә ул сабыр, тыныч, таләпчән укытучы булып истә калган. Гомумән, мин бер укытучымның да тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Бервакыт беренче укытучым сыйныф эчендә китапханә ясап, өйдән китаплар алып килергә кушты. Мин дәфтәр битләрен кисеп, шунда дүртъюллык шигырьләремне язып, китап ясап килгәнемне яхшы хәтерлим. Укучысы белән булган кызыклы вакыйгаларны, әйтелгән күңелле сүзләрне дәфтәр битенә теркәп барган укытучы күргәнегез бармы? Ә минеке бар. Роза апабыз шундый иде безнең!

Авыл укытучылары шәһәрнекеннән аерыламы соң? Авылда һәр укучының тормыш хәлен, әти-әнисен укытучы яхшы белә. Күпчелек укытучы әле синең әти-әниеңне үк укыткан була. Авыл укытучысының абруе да шәһәрнекенә караганда күбрәк. Аларга дәресләрен укытып кайтып киткәч тә тынгы юк.
Олимпиада, конкурс, мәктәп чараларына әзерләнү, авыл тормышында кайнау — болар барысы күпме көч һәм вакыт сарыф итә торган хезмәт.

Тагын бер зур хөрмәткә лаек укытучым турында язмый кала алмыйм. Ул — Нәкыйпова Лилия апа. Укучысында татар теленә, туган якка мәхәббәт уяткан, иҗатка тарткан остаз мине дә уйларымны, хисләремне шигъри юлларга салырга өйрәтте. Беренче иҗат җимешемне чын итеп район газетасына 5 сыйныфта укыган чакта илтеп тапшырды ул. Миңа ышанычы, өмете белән иңнәремдә канат үстерде. Җаны-тәне белән эшенә бирелгән укытучымның дәресләрен сыйныфташларым белән очрашкач та бик сагынып искә алабыз.

Безнең мәктәп кичләрен дә гөрләп тора иде. Математика укытучым Раилә апа белән төрле-төрле конкурсларга әзерләнсәк, Габделхәй абый белән шахмат уйный, ә Габидә апа белән кул эшләре тота, чигә, бәйли идек. Физкультура укытучым Рияз абый да үзенә җыя, туризм серләренә төшендерә иде. Әле без аның белән Арбор, Куныр авылларын велосипед белән урап кайттык. Хәзерге акылым белән мин аның нинди җаваплы эш булуын яхшы аңлыйм. Укучыларга күпме көч, вакытны сарыф итүләр юкка булмаган, ул күңелле чаклар һәрберебезнең күңелләрендә матур хатирә булып уелып калганнар!

Авылыбызда парлы укытучылар да бик күп. Шуларның берсе булган Нәкыйпов Гәбделфәрт абый һәм Рәйдә апада укуым белән дә бик бәхетле мин. Рәйдә апа, теле бер тапкыр да русча эндәшмәгән укучыларда грамматика һәм сөйләм телен үстерү өстендә эшләсә, Габделфәрт абый география фәненә төшендерде. Кызык һәм мавыктыргыч иде аның дәресләре. Аннан тыш, дин гыйлеменә өйрәтте ул. Белемле генә түгел, иманлы булсыннар, диеп тырышуы булган ул аның.

Әле дә истә, химия һәм биология укытучым Фазылҗанова Гүзәлия апа беренче дәресендә үк үзенә карата соклану хисләре тудырган иде. Яңа гына институт бетереп мәктәпкә укытырга кайткан чагы. Көн саен берсеннән-берсе матур костюм-юбкалар киеп дәрескә керә, ә без кызлар белән мөкиббән китеп аңа сокланабыз. Шулай ук класс җитәкчебез булган, инглиз теле укытучысы Гарифуллина Лилия апабызның киеменә, аның алка-гәрәбәләренә кызыгабыз. Без әле аны соңрак кияүгә дә бирдек, бәби күрергә дә килдек. Авыл укучысы гына шулай укытучы өенә килә, авыл укытучысы гына үз мәшәкатен читкә куеп укучы күңелен күрә аладыр. Дәрестән тыш зәвык та тәрбияләгән ул Укытучы!

Шаулап үткән аҗаган уеннары хәзерге команда белән эшләргә өйрәнү тренингларыннан күпкә отышлырак булган, ләбаса! Күмәк эшләр, өмәләр, бәрәңге алырга йөрүләр... Ә күңелләрне үстереп беренче тапкыр сәхнәгә чыгарулар? Болар барысы авыл укучылары гына күргән, тойган күңелле мизгелләр.

Авыл укытучысының тагын бер матур ягын әйтеп китми булдыра алмыйм. Ул бәхетле мизгелләрдә дә, борчулы чакта да укучысы белән янәшә. 9 сыйныфта укыган чакта әтиебезне югалтырга туры килде. Шул чактагы укытучыларымнан булган таяныч, ярдәмне әле дә рәхмәт хисләре белән искә алам.

Мәктәбемнең һәр укытучысы зур хөрмәткә лаеклы шәхесләр. Кызганыч, аларның һәрберсен бу язмада гына әйтеп, рәхмәтемне җиткереп булмый. Бүгенге көндә кемдер лаеклы ялда, кемдер районыбыз мәктәпләрендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүен дәвам итә. Ничек кенә булмасын, кечкенә генә авылның гади генә мәктәбендә укытып балалардан зур шәхесләр тәрбияли алган алар! Олы тормыш юлында югалмаслык итеп, яхшы гамәлләргә, хезмәткә, тормышта кирәк буласы шөгыльләргә дә өйрәткәннәр. Бәяләп бетергесез бу хезмәтне бары киң күңелле, олы йөрәклеләр генә башкара ала! Балачагымда, мәктәп чорында бары тик күңелле, рәхәт мизгелләр генә бүләк итеп, күңелемдә якты йолдыз, юлымда маяк була алганыгыз өчен рәхмәт сезгә, остазларым!

Зөһрә Рамазанова, Көшкәтбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәрберсе алтын бөртеге иде безнең укытучылар. Берсенең дә начар гадәтләре юк. Бар яктан үрнәк. Бик кызганыч, шаулап торган мәктәбебезне, укытучылар составын саклап кала алмадык...

    Теги: төрлесе