Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хөрмәтем көннән-көн арта гына

Киләсе елның гыйнварында Ансар белән өйләнешүебезгә утыз ел була. Энҗе туебызны билгеләп үтәчәкбез! Өч дистә ел гаилә тормышы өчен аз вакыт түгел, шуңа күрә яшьләргә – яңа кавышучыларга сүз әйтергә, кайбер киңәшләремне бирергә хакым инде бардыр дип саныйм.

Мин тулы, тик тавышлы гаиләдә үстем. Әти кеше аракыны гаиләсеннән өстен күрә икән, хатыны өчен дә, балалары өчен дә зур афәт бу. Хезмәт хакын эчеп бетереп баруы өстенә, өйдәге әйберләрне дә чыгарып сата иде әле ул. Ул чакта авылда безнең кебек дүрт почмаклы өйдә ялгыз әбиләр генә яшәгәндер яшәсә, кәҗәне дә сауса алар гына саугандыр. Сөт, май, ит кунак ризыгы иде бездә. Анысына гына түзәр идең, тынычлап үз урыныбызда йоклаган төннәребез дә бармак белән генә санарлык булды.

Әни бик үткен, уңган хатын булганга гына ач яшәмәдек: ул бәйли, чигә, тегә иде. Әти мәрхүмнең исемен каралтасым килми, тик сабый чакта бәгырьгә сеңеп калган авыр хатирәләр, үпкәләүләр, илленең теге ягына чыксам да онытылмый. Без үсеп җиткәндә айныды ул үзе, тик бераз гына соңарды: абый аның юлыннан киткән иде инде. Их... Шунда әни: «Иң авыры – баланыкы икән», – диде...

Бу җөмләләрне үземне кызгандыру өчен түгел, ә бер нәрсәне аңлату өчен генә яздым: булачак иремнең әти кебек булуын теләми идем.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Хыялым – пединститутка керү, укытучы булу иде. Укытучыларның әле хөрмәтле чагы! Тик безне, комсомол «путевкасы» биреп, колхозда сыер саварга калдырдылар. «Юкса сыерыгызны көтүгә чыгартмыйбыз, салам, печән, ашлык бирмибез», – диде партком секретаре. Ул вакытта безнең дә сыерыбыз бар иде инде. Укытучылар исә дәшми калуны кулайрак күрде...

Шулай итеп, бер ел сыер саудым. Алдагы елда, бер фәнне «бишле»гә биреп, институтка укырга кердем. Группадашларымнан бер яшькә олырак булгангадыр, староста итеп сайлап куйдылар. Менә бу урында: «Безнең өчен нәрсә әйбәтрәк икәнен Ходай үзебезгә караганда яхшырак белә», – диясем килә. Әгәр бер елга колхозда калдырмасалар, булачак ирем Ансар белән бер группада укымас идек без.

Ансарга хәтле дә йөргән егетләрем булды минем, ә кияүгә менә аңа чыктым. Һәм бер тапкыр да үкенгәнем булмады... 1993 елның 29 гыйнварында  өйләнештек без.

Иртән торып, чәчемне «Ак каен» шампуне белән юып, сөлге белән киптердем, «Ленинград» туше белән төкерекләп керфекләремне буядым, иреннәремә райпо кибетеннән чират торып алган иннекне (аның төсе туры киләме-юкмы икәнен тикшердем юк инде, ниндиен эләктерәсең – шундые килешә!) сөрттем дә Ансарымны көтеп алдым. Ә алар, автобуслары ватылып, 2 сәгатькә соңга калдылар.

Кияүдән күчтәнәч кысарга җыелган халык, туңып, капка төбеннән өйгә җылынырга кергән генә иде, Ансар ишектән:

– Әнкәй, ачка үләм, ашыйсым килә! – дип, килеп тә керде! Ул минем әнине, гомер буе шулай яратып, «әнкәй» дип йөртте, рәхмәт яугыры!

Кияү килде, киттек «Жигули-5» машинасында (Ансар эшеннән сорап торган иде) башта Казанга. Машинада «На-На» группасының «Фаина» җыры яңгырый... Казаннан инде «затлырак» машинага – «Нива»га утырып (анысы да эшнеке, әлбәттә), Апасның Дәвешенә юл тоттык. Без кайтканчы, кичке 7 булды. Авыл советы бүлмәсендә язылыштык. Туй өйдә булды.

Без шулхәтле арганбыз – икебез дә стена сәгатенә карап утырдык: кайчан таң ата да кунак-лар өйләренә кайтып китә... Ул вакытта туйлар өйдә иртәнгәчә дәвам итә, әле иртәгесе көнне Картлар туе да буласы бар бит. Менә шул көнгә 2023 елның гыйнварында 30 ел була, Аллаһы боерса. Энҗе туебыз җитә!

Ансарымны яратуым шул килеш. Хөрмәтем көннән-көн арта гына бара. Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, бер генә мәртәбә дә аерылышу уеның башыма килеп тә караганы юк.

Әйткәнемчә, 1993 ел иде бу. Илдә үзгәрешләр башланган, СССР дигән бөек державаның таралган вакыты. Яшь белгечләр буларак безнең инде беркемгә дә кирәгебез калмаган чак.

Ансар III курстан соң ук Татар яшьләр театрында эшли башлаган иде. Мин Казанның 27нче татар гимназиясенә урнаштым. Торыр җиребез юк! Гыйнвардан майга кадәр өч җиргә күчендек. Аннан Ансар мине Островский урамындагы тузган торакларның берсенә алып кайтты. Чормага! Әйе, чын чормага. Ансар анда ике урында гына бөтен буена басып тора ала иде – калган җирендә бөкрәеп йөри. Кайчандыр бер бай анда ат сбруйларын тоткан диделәр. Алгарак китеп әйтим, Ансар белән үз фатирыбыз 30 яшьтә генә булды, ә машинаны 36 яшьтә генә алдык. Монысы – өйләнешүгә ирләреннән фатир-машина таптыра башлаган кызлар колагына иде.

Теге чормага беренче мәртәбә аяк баскан мизгел гел хәтердә. Ишек төбендә үк бер тычкан үлеп ята... Җәлт кенә иремә күтәрелеп карадым. Аның күзендә яшь иде... (Озак еллар бергә яшәгәч кенә ул чактагы күз яшьләренең сәбәбен сорадым. Үлгән тычканны кызганудан чыкмаган бит инде ул яшьләр... «Ир-ат башым белән яшь хатынымны шушындый хәрабәгә яшәргә алып кайтканыма гарьләнеп еладым», – диде ул.) Ә мин... Мин шат идем: чөнки монда үзем хуҗабикә булачакмын! (Үз гомеремдә бер тапкыр да иремнән буй талкымадым. Минем өчен иң кадерлесе – саулык һәм тынычлык. Ә Ансар янында җаным һәрвакыт тыныч булды.)

 

Гөлнур Гыйззәтуллина,

Балтач бистәсе

PS. Әлеге язма «Сөембикә» журналының 2022 елның 9 номерында басылды.

(Дәвамы газетаның киләсе саннарында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт