Хөрмәтем көннән-көн арта гына
Мәхәббәт тарихы
(Ахыры. Башы 49, 51 саннарда).
Ансар белән икебезгә гел рәхәт безнең – сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алабыз. Минем дә, иремнең дә җан дусларыбыз юк. Кызыбыз Зөһрә инде буй җитте, Казанда яши, югары белемле юрист. Кирәк чакта, хатын-кыз буларак, аның белән киңәшләшәм. Алар да әтисе белән сәгатьләр буе нидер хакында сөйләшә алалар. Ул вакытта читтән генә карап, җаным-тәнем белән куанып йөрим, балаларымны шундый әтиле иткән Ходайга рәхмәт укыйм. Тугрылык, хезмәт сөючәнлек, алынган эшен ахыргача җиткерә белү, үз сүзендә тору, киң күңеллелек, тиз арада кирәкле карар кабул итә алу, һәркем белән уртак тел таба белү һәм тагын бик күп, бик күп сыйфатлар хас минем Ансарыма! Дөрес, кызымның әтисе белән үпкәләшеп алган чаклары да була. Йөрәгем өзелсә дә, катышмыйм. Чөнки баланы берсе орышканда, икенчесе яклаган гаиләдә моның ахыры бик хәерле булмаганын күреп үстем. Кызым белән улыма, яшь аралары 18 ел булса да, киләчәктә бер-берсенә терәк булырга кирәклеген аңлатырга тырышам. Безнең үзебезгә моны сеңдермәделәр. Зөһрәгә: «Энеңә нихәтле кайгырту, ярату бүләк итсәң, киләчәктә ул сиңа аны меңе белән кайтарыр», – дим. Кызыбыз 11 класс-та укыганда авырга уздым мин. Зөһрә Казанга укырга чыгып киткән көзне таптым Аязны. Ул аны бик көтеп алды, исемен дә үзе кушты. Киләчәктә дә бер-берсен хөрмәтләп, дус булып яшәсеннәр дип теләк телим.
Акланмаска, чәпчемәскә, җае килгәндә бер-береңне мактарга, яратканыңны әйтеп торырга, бер-береңне кимсетмәскә, бер-береңнән гаеп эзләмәскә, бөтен нәрсәнең бервакыт үтәчәген һәрчак истә тотарга – гаиләдә бәхетле булуның төп нигезе шушы. Проблемалар килеп чыкса, уртага салып сөйләшергә, аңлашырга. Шунда ук аңлашып булмаса, сабыр итәргә! 30 елга якын бергә яшәп, минем бер тапкыр да иремнән аерыласым килгәне булмады. «Ир-ат күңеле – 60 бүлмә, шуның һәрберсенә дә кердем дип уйлый күрмә», дигән әйтем бар. Бик дөрес ул! Ярату, үзара хөрмәт булса, барысы да уза.
Ансарга кияүгә чыкканнан бирле, бер ир-егеткә дә ир-ат итеп караганым юк, ул да читләргә күз атып мине кимсетмәде. Юк, мин бар яктан да идеаль хатын-кыз түгелмен: көйсез-кәефсез чакларым да, хаклы булмаган чакларым да бар. Тик иң яхшы ягым – мин тугры һәм ышанычлы. Иремне беркайчан да беркемгә дә алыштырмаячакмын! Ул хаклы булмаса да, аның яклы булачакмын.
Сүзгә килгәч, ачуланышкан вакытларда, эшләр зурга китә башласа, бер нәрсәне күз алдына китереп карагыз: сез ирегездән башка да яши аласызмы? Мин – юк! Шуңа күп вакытта, хәтта үзем хаклы булсам да, авызымны ябам. Горур ялгыз булганчы, парлы килеш калам. Ә җиңелү?! Тормышта иң мөһиме бу түгел... Аннары минем балаларым әтиләреннән кала тагын кемгә кадерле соң?!
Гаиләгә бик кирәкле тагын бер сыйфатны язасым килә: без күп проблемаларны юмор ярдәмендә җиңәбез. Урынын һәм вакытын белеп куллансаң, ул өйдә кайчак авыраеп киткән атмосфераны җиңеләйтеп җибәрә. Балтачка кайткач, Ансар күп еллар туй-юбилейларга тамада булып йөрде. Әлеге дә баягы акча җитмәгәнгә инде... Аннары әле без аның белән полиция, мин укыган мәктәп, минем туган авылым өчен КВНнар, спектакль-концертлар әзерли идек. Болар безнең гаиләне тагын да берләштерде, ныгытты. Улыбыз балалар бакчасына йөргәндә, Ансар тәрбиячеләр белән спектакль әзерләп, үзе дә уйнап, районда беренче урынны алдылар.
Һөнәре буенча Ансар да минем кебек – укытучы. Әмма нинди генә эшкә алынса да, ул аларның барысын да «бишле»гә башкара. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшләгәндә төп рольләрне уйнады. Хәрби хезмәттә чакта солдатларының иң ышанычлы дусты булды. «Грозный, но справедливый», – диләр иде аның турында. Милициягә эшкә кергәч, подполковник дәрәҗәсенә җитте. Ике тапкыр районның Мактау тактасына куелды, республика буенча бирелгән диплом-грамоталарын санап та тормыйм. Полициядә аның кул астында эшләгән егетләр: «Безне эшләтә дә, мактый да белде – беркемнән дә кыерсыттырмады», – дип искә алалар. Мин товарга чыгып китсәм, урыныма басып, китап сата. Ашамлыклар кибетенең барлык документ эшен үзе алып бара. Сатучылар берәр сәбәп белән эшкә чыга алмаса, аларны да алыштыра. Тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык – менә бу чын ир-егет сыйфатларының барысы да бар аңарда.
Безнең гаиләдә акчаны Ансар тота, гаилә кассасы да аңарда. Без гел хөкүмәттән ссуда алып торабыз: берсен түләп бетерәбез дә тагын алабыз. Өйләнешкәннән бирле акчаның тотрыклы булганы юк: ссудасыз ерак китә алмыйсың. Барлык керем-чыгымнарны санау, түләүләрне вакытында күчереп бару Ансар өстендә. Ул исәпли, ул җиткерә. Ашаган белми, тураган белә диләрме әле? Ә син нишлисең соң диярсез. Минме? Мин иремне яратып, чын күңелемнән мактап, үсендереп, аңа рәхмәт укып торам, чөнки ул – минеке, берәү генә, кабатланмас! Кимчелекләре бардыр бит дисезме? Ә менә анысын инде чит кешеләргә белү кирәкмәс...
Көн саен, гадәттә, кич белән табын артында үткән көн турында сөйләшәбез, иртәгәге көнне планлаштырабыз. Әйе, без дә шушы катлаулы заманның «эшем кешеләре»: ике бизнесыбыз бар, быел улыбыз икенче сыйныфта укый, аның белән класс тормышында актив катнашабыз. Тик менә шушы кичке сөйләшүләребезне көтеп алам. Рәхәт миңа яраткан кешем белән кара-каршы сөйләшеп утырулар. Рәхәт һәм тыныч!
Безнең өебез дә, машинабыз да артык зур түгел, башкаларда булмаган байлыгыбыз да юк. Аның каравы, Ходай сөеп биргән зур хәзинәм – ирем, ике балам бар!
Гөлнур Гыйззәтуллина,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев