Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өй астына су керде

Узган бер атнада ишелеп яуган кардан соң көннәр җылытып җибәрде, яңгыр яуды һәм кайбер шәхси хуҗалыкларның өй асларына су керде, тиз арада кышкы саклауга куйган бәрәңгене һәм башка яшелчәләрне чыгарырга туры килде. Мондый хәл һәр авыл җирлегендә дә күзәтелде диярлек. Әле елгалар ташымаса да, су дигәнең тигез җирдә дә барыбер...

Шушма елгасы да уяна, басу, болыннардан агып төшкән гөрләвекләр елга суын ишәйтә, күрәсез, иңкүлекләргә дә су җәелде. Ләкин әлегә көчле ташулар күзәтелми, синоптиклар алдагы атналарга язгы җылы һава торышлары вәгъдә итә, димәк, язгы ташуга хәзерлек эшләре инде җиренә җиткерелеп үтәлгән булырга тиеш. Чөнки бу хакта инде район җитәкчелеге югарылыгында март башыннан бирле әйтә киленә, районда махсус комиссия эшли, техникалар хәзерлеге тикшерелгән, бары тик урыннардагы җитәкчеләрдән, авыл җирлекләреннән, җаваплы кешеләрдән язгы ташулар күзәтелгән очракта эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, кизү торуларны билгеләү, авыл халкының, бигрәк тә балаларның, өлкәннәрнең, мал-туарның иминлеген кайгырту сорала. Язның бу чоры кайбер авыллардагы шәхси хуҗалыкларга хәйран зыян сала, су өй астына гына кереп калмыйча, идәнгә кадәр менә, ишегалларына җәелә, андый чакта озын кунычлы бутылар белән генә котылып булмый, көймә-каеклар да кирәк була. Бер елны түбән як авылларда андый аяныч күренешләр күп булды, кайбер иминлек компанияләре дә зыянны каплатырга ашыкмады. Әгәр су эчендә каласыз икән, икеләнеп тормагыз, милкегезне иминиятләштергән иминият компанисендәге агентларыгыз белән хәбәрләшегез. Килсеннәр, күрсеннәр, иминлегегезне кайгыртырга алынганнар икән, сүзләрендә торсыннар, бурычларын үтәсеннәр. Бер генә иминият компаниясенең дә хезмәте акча җыюга гына кайтып калмасын иде.

Әйтәләр бит, кемдер яз җитүгә сыерчыклар килүен көтә, ә без кайчан бәрәңге базына су керер икән дип борчылабыз, диләр. Язгы ташулар борчу китермичә, хәере белән генә узсын, бары тик ямьле табигать күренешенә генә әверелеп калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250