Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җәй башында теплицада ниләр бар?

Теплица уӊайлы, әмма аныӊ үз мәшәкатьләре. Матур гына алынып китү белән үк, помидорларныӊ “үги” ботакларын юк итә башларга кирәк (сортына карап, әлбәттә).

Яшь үсентеләрне аена 2-3 тапкыр органика яки минераль ашламалар белән сыйларга киңәш ителә. Помидорларга сирәк, атнасына нибары бер тапкыр, мул итеп су сибәргә (туфракка тирәнрәк үтеп керерлек итеп) кирәк. Бу, үз чиратында, тирән һәм көчле тамыр системасы булдырырга булышлык итә.

Кыярлар

Бу айда кыярлар аеруча зур игътибар таләп итә. Аларны түтәлдә үстергәндә, 5-6 яфраклары барлыкка килү белән, үсеш нокталарын өзеп алыгыз. Бу ян сабаклар барлыкка килүгә булыша, ә алар, билгеле булуынча, хатын-кыз тибындагы чәчәкләргә бай була. Әгәр дә яфраклар саны чиксез күп һәм кыярның сабагы артык озын үсәргә өлгергән икән, артык ян ботакларны кыскартырга, хәтта өзеп үк ташларга туры киләчәк. Кыярның тамырлары чагыштырмача өстә ята һәм алар артык дымга да, түбән температураларга да сизгер. Моннан котылу өчен кыяр төпләрен гел йомшартып торалар. Ләкин кәтмән белән дә еш куллану хәвефле, чөнки өстә генә урнашкан тамырларның зарарлануы мөмкин. Күп тәҗрибәле бакчачылар бу чорда, кыяр төпләренә сәнәк кадап, аны даими селкетеп, һава үтеп керүгә булышлык итәләр.

Игътибар! Яңгырлы көннәрдә түтәлләрне төнгелеккә пленка белән ябып куярга киңәш ителә, бу андагы хатын-кыз чәчәкләрдәге серкәләр юылып төшмәсен һәм уңышка зыян килмәсен өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев