Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өй салуның ние бар?

Газетаның 9 март санында «Унбер ел ашамасаң фатир аласың» дигән кыска хәбәрне укыдым да, бу мәсьәләдә ачы тәҗрибәмнән чыгып кына түгел, хакыйкатьне белү өчен тормыш чынбарлыгына ачыграк күз белән карап, чагыштырып, исбатлап, тирәнрәк фикерләп карарга уйладым.


Намус җаваплылыгы кимегән, кем ничек булдыра ала, шулай мал таба торган заманда ресторандагыдай сыйланып яшәп фатир алучылар да, күргәзмә итәрлек хан сарае хәтле ике-өч катлы коттедж төзеп куючылар да байтак. Әйдә, алардан күпсенмик, капитализмга тартым гаделсез җәмгыять үзебезнең ризалык белән төзелде. Эчкечелек, эшсезлек аркасында ишәя барган фәкыйрьләр армиясен дә битарафлык белән үрчетүебез хак. Язмамда иң элек эшләп тапкан хезмәт хакына, үзенең кул һәм күкрәк көченә нигезләнеп фатирлы-өйле булучыларны зур канәгатьлек белән әйтеп үтим әле.
Шәһәр тибындагы поселогыбыз - район үзәге булган Балтачыбыз соңгы елларда бик нык үсте, басуга таба киңәйгән озын, иркен урамнарда тиз арада калкып чыккан өйләрнең исәбе-хисабы юк. Кыш көне чагыштырмача тыныч урамнарда һава суларга чыккан хатын-кызлар ишәя, мин дә хәйран җилле бер көнне батыраеп, чакрымнан артык юл узып, басу кырыенда ялгызрак утырган өйләргә кадәр күзәтеп-карап чыктым. Бу сәяхәтемдә иң куандырганы шул булды - халык берсеннән-берсе уздырып йорт торгыза, үҗәтләнеп төзелеш белән шөгыльләнә. Гомумән, безнең татар халкында электән килгән, хәзер аеруча тирән тамыр җибәргән сыйфат инде ул торак яңарту, мөмкинлекләр зурдан ачылгач, барысы да иң элек уңайлы торак шартларын кайгырта.
Яңа урамнарда йортлар зур, шәп, кайсы ике катлы, кайсы мансардалы, өстәп салынган, кирпечтән төзелгән гаражларына хәтле гадәти кечкенә өй хәтле, күбесенең капка төпләрендә машина тора. Кызыксынып, шул тирәдә җиңел хәрәкәтләр белән кар көрәп йөргән берничә ир-егет белән сөйләшеп алдым. Яңа урамнарга нигездә район үзәгендә акчалы оешмаларда эшләүче, тотрыклы тормышта яшәүче ышанычлы, киләчәге өметле гаиләләр килеп төпләнгән икән. Яңа нигез коручыларның күбесенә 30-40 яшь тирәсе, гайрәтле, егәрле вакытлары. Белүемчә, өй җиткерергә хәллерәк әти-әниләре булышканнары да бар, яисә төзелеш эшенә оста туганнары да ярдәмләшә мондый мөһим игелекле гамәлдә. Мисал өчен, безнең ераграк күршеләр, гадәти генә тормышта яшәгән Раузит белән Рафис та шул як урамнарга төзелештә булышып, икесе дә икешәр улын башка чыгара алды. Әлбәттә, бөтенесе дә төзелеш чыгымнарын үзләре генә күтәрмәгән, арада бюджет хезмәткәрләренә бирелгән субсидиядән, ана капиталыннан файдаланучылар да бар. Районда соңгы елларда гына да йөзләрчә гаиләләргә йорт салырга булышканнар, монысына көнләшеп караучылар да бардыр. Төп һөнәре төзүче булган, шабашкага йөреп, хәйран акча эшли алганнар да зурдан кубып, күркәм кыяфәтле йортлар салып куйганнар, һөнәрле кешегә мәйдан киңрәк бит хәзер.
Тагын шунысы бик куандыра - соңгы елларда яңа микрорайон булып үрчегән, киңәйгән бу урамнарда басу кырыенда иң түрдәге урамга хәтле электр линиясе сузылган, газ һәм су торбалары салынган, иркен, киң урам юллары таш белән түшәлеп ныгытылган. Димәк, яшь гаиләләрнең тормыш-көнкүреш шартларын җиңеләйтү өчен дәүләт программасы буенча бик күп эшләнә дигән сүз. Туган якны үз итеп, шушында төпләнергә ният кылган, шәһәрнекеннән дә уңайрак көнкүреш шартлары булдырган гаиләләр ирешкәннәренә сөенеп, рәхәтләнеп яшәсеннәр инде, бүтән сүз юк.
...1970 елларда гаилә коргач, күп катлы торакка күчәсем килмичә, туплаган маям әрәм булмасын дип, бакчасына, иркен ишегалдына кызыгып, иремне үгетләп, йорт салырга күндердем, гәрчә ул чакта бик кытлык товар булган төзелеш материаллары артыннан күбрәк үзем чабасымны белсәм дә. Ул чорда колхозлар иген басуын киметмәс өчен аяк терәп каршы тордылар.
Безгә колхозчыларның коры елга кырыена сузылган бакча башларын кисеп, алты сутый җир бүлеп бирделәр, аның да тигез өлеше ике сутый гына иде. Сөзәк яр кырыенда йорт торгызу, каралты-кура урнаштыру өчен хәйран чиләнергә, галәмәт биек итеп фундамент бастырырга туры килде. Ирем дә физик яктан таза, гайрәтле кеше булганлыктан, авыр ташлар күтәреп, ышанычлы нигез салды. Шул рәвешле урам гаять тар булганга, бер яклап кына урнаштырылган йортларның түбә кыеклары күршеләрнекенә орынып тора иде. Моның мәҗбүри чара икәнен аңламаганнар күршеләре белән низагка кереп, гауга ясап йөрде. Кысынкылыкта торып калганнарга хәзер әнә тигез җирдә ун сутыйдан да ким булмаган йорт урыннарына кызыгып карар көн килде.
Дөрес, тора-бара үзебез дә андый иркенлеккә ирештек. 1995 еллар уртасында балаларның киләчәге өчен дип банкларга салып куйган хәләл хезмәт хакларыбыз төтенләп янып беткәч, буржуй игелекләндереп ятып булмас, уңайлырак йорт салырга кирәк дигән карарга килдек тә, хәллерәк дусларыбыз-танышларыбызга ияреп, яңа йорт урыны сорап алдык. Ул чорда инфляциягә чыдый торган түгел, кирәгеңне тизрәк юнәтеп өлгермәсәң, кулга эләккән мең сумнар бер айдан пүчтәккә кала. Җитмәсә, җирле предприятиеләр хезмәт хакын акчалата түли алмыйча, бартер ысулы белән эшли башладылар. Шул рәвешле иремнең эш урыныннан әзрәк кирпеч, пыяла, цемент эләктереп кала алдык.
Ул киеренке чорда бюджетта эшләүчеләргә дә рәхәт түгел - акча вакытында түләнми иде. Шулай итеп, Чубайс белән Гайдарның фәкать ертлачларга файдалы, баерга мөмкинлек тудырган икътисадый реформасының бөтен газабы гади хезмәт кешесенең теңкәсенә тиде, дипломлы белгечләргә кадәр яңа оеша башлаган базарларга чүпрәк сатарга чыгып басты. Әнә шундый тотрыксыз, авыр елларда ничек азапланып йорт җиткергәнне искә төшерсәм, әле дә төн йокыларым кача. Мин гомер буе авылда әйбәт саналган уртача хезмәт хакы алып эшләдем, эшләп тапканны юкка-барга туздырмадым, саран булмасам да, бик сакчыл идем. Ә ул тезгә бәргән аяусыз кризис елларында кулга эләккән аз гына хезмәт хакына йөге-йөге белән агач материалы юнәтү, эшләренә котсыз бәя сораган төзүчеләрне ризалату өчен мая туплап бару бер дә җиңел бирелмәде. Дүрт-биш ел дәвамында кибеттән ипи дә ала алмадым хәтта, фураж оныннан өйдә ипи пешерергә мәҗбүр булдык. Дөрес, ач тормадык, осталарны да бик яхшы ашаттым, чөнки хуҗалыкта үгез симертеп сую, чебеш асрау, эштән кайткач та җиләккә йөгерү - өстәмә табыш чыганагы булды. Әлбәттә, чама кысынкылыгы җәелергә ирек бирмәгәнлектән йортның эше бик озакка сузылды, төзелешне төгәлләү хакына пенсиягә чыккач та җиде ел эшләргә мәҗбүр булдым, рәхмәт җитәкчеләргә, гозеремне тыңлап, анысына ирек бирделәр.
Менә шулай, ахирәт, өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы диләр дә ул, аның җаваплылыгын, олы мәшәкатен үз башына төшкән кеше генә белә. Авылда элек-электән берәү дә шалашта яшәми, һәркем үз гомерендә бер булса да йорт җиткерә. Ә инде аны ничек башкарып чыга - эш урыныннан булышалармы, һөнәре-кәсебе төшемлеме, хуҗа кеше төзелешкә үзе бик остамы, туганнары булышамы - һәркем үзенә кулай, отышлы чарасын таба.
Шәһәрдә фатир юнәтү исә хәзер бик авыр эш. Кыйммәт фатирны сатып алу өчен ярый ла ярдәм итәрдәй якыннарың, терәгең булса. Ә ире генә эшләп, хатыны бала белән өйдә утырган яшь гаиләләр кредит түли-түли чын кабалага төшә, җан тынычлыгын югалта. Бурычлы үлми дисәләр дә, бурыч барлыгын тоеп яшәү йөрәк итен ашыйдыр, минемчә. Куанычка, мин гомеремдә дә акчага бурычлы булып яшәмәдем, банктан ссуда-кредит алмадым, эшләп тапкан хәләл акчаны дөрес итеп тотарга балачактан өйрәнгән идем, моның өчен хатын-кызга аеруча төпле фикерле, тормышка аек карашлы булырга кирәк дип саныйм, чөнки элек-электән бөлдергән дә хатын, бөтәйткән дә хатын димәсләр иде.
Шушы уңайдан гыйбрәтле мисал сөйләделәр әле. Берәүнең туганнан туган энекәше, эшкә ифрат булдыклы егет, Казанда ипотекага фатир алып, гаиләсе белән шунда күченгән. Бурычларны тизрәк түләп бетерү максатыннан ике урында эшләп, өенә төнгә йокларга гына кайта икән. Бервакыт шулай эштә хәлсезләнеп авып китәрлек хәлгә килгәч, көтмәгәндә кайтып фатир ишеген ачып керсә... хатыны сөяркәсе белән аракы эчеп утыра икән. Үзен аямыйча, җаны-тәне белән гаиләсен кайгырткан ир ничек чыдагандыр бу хәтле мәсхәрәгә, аерылмаса да, тормышының яме китте, дип борчыла абыйсы.
Әлбәттә, йорт салам, фатир алам дип берәү дә ашамыйча-эчмичә тора алмый, мәҗбүри түли торган көнкүреш чыгымнары шәһәрдә бигрәк тә зур бит. Шуның өчен дә фатир әҗәте 20-25 елга хәтле дә сузылырга мөмкин, алган бурычыңны икеләтә түләргә кирәк дип зарлана бу проблема үз башына төшкән кеше. Фатир юнәтүчеләргә, гаиләнең матди ягын исәпкә алып, ташламалы шартларда кредит бирүне гамәлгә кертә алса, дәүләтебез демография мәсьәләсен генә түгел, гаиләләрне таркатмау проблемасын да беркадәр чикли алыр иде, минемчә.
Фәридә ШАКИРОВА.
Балтач.
http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250