Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өй туе Шодада дәвам итте

Шода авылында яшәүче Салихабану әби Сөләйманова өчен бүгенге көн икеләтә шатлыклы булды.

Сугыш ветеранының толы буларак, федераль программа буенча төзелгән, гомер күрмәгән барлык уңайлыклары булган яңа өе файдалануга тапшырылса, бүген үзенә 90 яшь тулды. Аны бу ике олы шатлыгы уңаеннан район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлады, В.Путинның котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
Чын ихластан сабыйларча сөенгән Салиха әби, хисләрен тыя алмыйча, рәхмәтләрен "яудырды" гына. Яшьли тол калып, балалар үстергән, хәләл көче белән тырышып-тырмашып гомер иткәннәр генә, мөгаен, мондый дәүләтнең - күктән ишелеп төшкән шатлык-бәхетнең кадерен, кыйммәтен тулысынча аңлый аладыр.
"Рәхмәт хөкүмәткә, рәхмәт районыбыз җитәкчеләренә, төзүчеләргә, - дип ничәләр кабатлагандыр ул. - Хезмәтемне онытмаганнар, мине лаеклы дип тапканнар. Кеше ышана торган хәлмени бу?! Өй бик ошады, бик матур, мине сөендергән өчен мең рәхмәт!"
Салихабану әбине җирле үзидарә, хуҗалык җитәкчеләре, подрядчы оешма - ПМК-5 ширкәте җитәкчесе Солтан Әшрапов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллиналар да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250