Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ау сезоны ачыла

Россиянең табигать Министрлыгы чыгарган «Ау кагыйдәләрен раслау турында» приказына таянып, 2014 нче елның 16нчы августыннан 31 нче декабренә кадәр яңа ау сезоны ачыла.

Бу приказда ау сезоны һәр елның август аеның өченче шимбәсеннән 31 нче декабренәчә дип каралган.
Әлбәттә инде, ау чорының аучыларга дип каралган, үзенең катгый кагыйдәләре бар.
- Ауга чыккан һәрбер мәргәннең тиешле барлык документлары үзе белән булырга тиеш. Аларга аучылык билеты,куелган тәртип белән язылган путевка керә. Хәм ул аларны таләп иткән тикшерүче вәкилгә берсүзсез күрсәтергә бурычлы.
- Ауга рөхсәт кәгазе алганда, аучы ау хуҗалыгы чикләре белән танышырга җаваплы.
- Рөхсәт кәгазендә бирелгән табыш нормасын сакларга, талоннарга билге ясарга тиеш.
Шулай ук аучы нинди очракта административ җаваплылыкка тартыла:
-Автотранспортта тышлык киертелмәгән һәм корылган хәлдә ау коралы булса.
-Корылган мылтык белән эчкән килеш тотылса;
-Халык яши торган җирдән ату арасы 200 метрдан ким булса.
Хөрмәтле аучылар! Табигатебезгә зыян китермичә, кагыйдәләрне бозмыйча ау сезонын ачып җибәрик.
Әйдәп баручы белгеч Хәкимҗанова А Г.
Фото: http://www.nexplorer.ru/news__11449.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250