Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа чакта бигрәк затлы, лаклаган күк ялтырый...

Язлар үтеп бара, тиздән җылы җәйләргә аяк басарбыз. Җәй - кем өчендер каникуллар чоры, кемнәргәдер ял, ә күпләр өчен эш, бакча сезоны да, димәк, галуш сезоны башлана.

Юккамени, хәтта Галош көне дигән аерым датасы дә бар. Бу шаян шигыремне шуңа багышладым әле.


Баскыч төбе тулып ята
Эреле- ваклы галушлар.
Аякка җәһәт эләсең
Өйдән чыгып барышлый.


Галушларның бар төрлесе:
Чәчәклесе,кызылы.
Шахтер дигән бик зурысы,
Бик затлысы- мехлысы.


Галуш бит ул бигрәк уңай:
Юк шнурлап куясы.
Үкчә төшә дип куркасы,
Юк замоклап торасы.


Бакчада кияргә бик шәп,
Җиләккә дә во дигән!
Яңгыр яуса,куркыныч юк-
Алданмый аны кигән.


Кигән - салган чакларымда,
Һичбер азап күрмимен.
Тик тиз туза,сезонына
Дүрт - биш галуш - минимум!


Яңа чакта бигрәк затлы,
Лаклаган күк ялтырый.
Хет яланаякка элдер,
Наски белән дә ярый.


Буталмасын әле диеп,
Кемдер кнопка кадый.
Кемдер язып куя шунда,
Кемдер буявын сылый.


Мәчетләргә дә бабайлар
Ару галуштан бара.
Кайсы обувь универсаль
Шушы галуштан кала?!


Һич олы булырга ярамый
Зурлап чакыргач аштан.
...Мәҗлескә бара әбиләр
Кызыл эчле галуштан.


Русларда ул - калоши,
Безнең телдә ул- галуш.
Аның да бәясе арткан,
Менә хәйраннар калыш!

 


Илсөя Һадиева
Кариле авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев