Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел алдыннан алдана күрмәгез!

Белгечләр бу чорда кешенең баш миендә үзгәрешләр булуын исбатлаган.

Британия галимнәре Яңа ел бәйрәменең кешенең баш миенә аерым йогынты ясавын хәбәр итә.

Яңа елга кадәр 16 көн калды, дуслар. Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме якынлаша. Күңел белән көтеп алган бу бәйрәмгә сез дә әзерләнә башлагансыздыр бит?

Психологлар әйтүенчә, бәйрәм рухы, аңа әзерлек чоры бәхет гармоннарын арттыра, дофамин һәм серотонин күпләп бүленеп чыга башлый.

Яңа ел бәйрәме чоры кешенең баш миен активлаштыра, адреналин “ташкыны” биләп ала. Бу үзенчә организмга берникадәр стресс бирә һәм хәтер, игътибарлылыкны “аксата”.

Яңа ел алдыннан бигрәк тә кибетләрдә, базарларда, даруханәләрдә төрле акцияләргә күзләрегез кызып, алдана күрмәгез, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pixabay.com/ru

 Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа елга әзерлек