Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел бәйрәменә нинди образ сайларга (стилист киңәшләре)

Чыршылар инде өйләрдә дә бизәлде, мандарин исләре борынны кытыклый, бөтен җирдә кыш бабай рәсемнәре... Озакламый... Бәйрәм табыны дияр идем ‒ сез әзерме соң?

Әйе-әйе-әйе! Чыршылар инде өйләрдә дә бизәлде, мандарин исләре борынны кытыклый, бөтен җирдә кыш бабай рәсемнәре... Озакламый... Бәйрәм табыны дияр идем ‒ сез әзерме соң? Чәч-битегезне, киясе киемегезне карадыгызмы соң мәйтәм. Онытып җибәрсәгез, мин сезне стилист белән таныштырам. Лилия Тимерова ул. Лилиядән кыскача киңәшләр исемлеге ишетәсегез киләме? Рәхим итеп!

Яңа ел бәйрәмнәренә кием сайлау күпләр өчен мәшәкать тудырганда алар нәкъ менә кул астында булыр да.

Күлмәк, комбинезон, костюм двойка, чалбар-блузка... Җаныгыз ни тели, шуңа күз салыгыз. Бәйрәмегезнең тематикасына туры килсен.

Кием сезгә уңайлы булырга тиеш (кемдер кыска ярата, кемдер озын, кемдер ачык, кемдер ябыкка өстенлек бирә). Кеше кия дип алу дөрес түгел, үзегезнең фигурагызга туры килгәнен сайлагыз. Аяк киемен (үкчәле түфли, босоножки, ботильон) өс киеменнән соң алыгыз.

Яңа ел пайетка, ялтыравык тукыма, якта төсләр, бәрхет, атлас чоры. Яңа елда булмаса, тагын кайчан? Һәр кибеттә яңа ел тематикасына багышланган киемнәр табу мөмкинчелеге бар.

Төс. Йөзегезне ача торган төсләргә игътибар итегез. Бәйрәм вакытында төне буе йокламаган кеше кыяфәте булмасын. Модада булган шәмәхә, мәк төсе (кызыл), сары (желтый цейлон), зәйтүн төсләре сезгә туры киләме? Уйлап бетерегез, йөзегезгә якын куеп карагыз.

Аксессуарлар турында онытмагыз. Гади генә күлмәк тә дөрес сайланган алка, муенса, сумка, туфли белән бөтенләй икенче төрле күренәчәк. Гадилектә зәвык, диләрме әле?..

Макияж. Сайлаган киемегезгә туры китерегез: төсләр буенча да, стиль буенча да. Кызыл төскә буялган ирен, стрелкалы күзләр һәракыт отышлы күренә.

Чәч. Лакка батырылган көдрә чәчләр турында онытыгыз. Йә эре көдрә ясагыз, йә зәвыклы прическа. Үз эшенең остасы булган паркмахерга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем.  Киемегезгә, йөзегезгә туры килгән прическа ясасын. Бер дә булмаса, чиста, туры итеп таралган чәч менә дигән!

Шәхсилегегезне, үзегезнең эчке дөньяны, үз матурлыгыгызны ассызыкларга тырышыгыз. Горур сын-гәүдә, матур елмаю, яхшы кәеф яңа ел бәйрәмнәрендә сезне бизәүче иң яхшы күрсәткечләр.

Матур булыгыз, балкып торыгыз!

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел