Яңа ел бәйрәмнәре тыныч үтсен өчен
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, оешма-предприятие, учреждениеләр үткән елга нәтиҗә ясыйлар, төрле бәйрәм чаралары оештыралар. Әлеге күңел ачу чараларына балалар бакчасы, мәктәп балалары, яшьләр дә килә.
Алда көткән бәйрәмнәрнең ямен җибәрмәс өчен җитәкчеләрнең исләренә төшерәбез.
Сезгә:
- һәрбер бәйрәмгә җитди карарга;
- чараларны уздыруда җаваплы кешеләр билгеләргә;
- янгын куркынычсызлыгы турында инструктажлар үткәрергә;
- электр җиһазларының, җылыту җайланмаларының, автоматик системаларының төзеклеген тикшерергә;
- салют, фейерверк һәм башкаларны инструкция, янгын куркынычсызлыгы сертификаты буенча кулланырга;
- янгын сүндерү машиналарын әзерләп куярга;
- авылларга һәм авыл хуҗалыгы объектларына бара торган юлларны кардан чистартырга;
- янгын сүндерү техникасына су алырлык җирләр булдырырга;
- машина-трактор паркларында, фермаларда электр җиһазларына, җылыту җайланмаларына профилактик күзәтү, кирәк очракта ремонт ясарга;
- белгечләр арасыннан җаваплы кешеләр сайлап, өстәмә кизү (дежурство) булдыру зарур.
Райондашларга!
- хуҗалыкта ватык электр җиһазларын, җылыту җайланмаларын кулланмаска;
- янып утырган мичләрне, электрга тоташтырган җиһазларны күзәтүсез калдырырга ярамый!
Районара янгын күзәтчелеге бүлеге райондашларны Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итә. Бәйрәмнәрегез хәвеф-хәтәрсез үтүен тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев