Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачу һәм спорт чаралары

24 декабрь - "Хыял" яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтә инвалид, тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Яңа ел маскарады". 25 декабрь - "Балтач" ял паркында 19.00 сәгатьтә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы. 26-27 декабрь - Балтач спорткомплексында 10.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы призына көрәш ярышлары. 28 декабрь -...

24 декабрь - "Хыял" яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтә инвалид, тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Яңа ел маскарады".
25 декабрь - "Балтач" ял паркында 19.00 сәгатьтә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы.
26-27 декабрь - Балтач спорткомплексында 10.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы призына көрәш ярышлары.
28 декабрь - "Факел" клубында 18.00 сәгатьтә "2016 елга рәхим ит!" дигән бәйрәм программасы.
28 декабрь - "Хыял" яшьләр үзәгендә 14.00 сәгатьтә "Яңа ел алды могҗизалары" дигән музыкаль-театраль тамаша. Реабилитацияләнгән гражданнар өчен яңа ел темасына уеннар, конкурслар, җырлар, биюләр көтелә.
29 декабрь - район үзәк китапханәсендә 14.00 сәгатьтә "Яңа елга-яңа теләк" дигән әдәби-музыкаль кичә.
29 декабрь - район Мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә "Хуш киләсең, Яңа ел"дигән эстрада-күңел ачу кичәсе.
31 декабрь - "Балтач" ял паркында 19.00 сәгатьтә Бал-маскарад.
2,3,4,5 гыйнвар - "Балтач" ял паркында район халкы өчен күңел ачу, спорт чаралары - мәдәният үзәге, мәгариф, социаль яклау, яшьләр бүлеге чиратлашып үткәрә.
2,3,4,5 гыйнвар - авыл җирлекләрендә 21.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр "Карнавал төне"дигән күчмә дискотекалар.
3 гыйнвар - балалар мәйданчыкларында 14.00 сәгатьтә "Кар бөртекләре әйлән-бәйләне" дигән балалар өчен спорт уеннары.
4 гыйнвар - "Сабантуй" ял паркында спринт..
5 гыйнвар - "Факел" клубында 18.00 сәгатьтә мәктәп балалары өчен "Егылганчы биибез" дигән дискотека.
5,6,8,9 гыйнвар - Хоккей мәйданчыкларында район беренчелегенә Алтын алка клубы призы.
6 гыйнвар - район мәдәният үзәгендә 14.00 сәгатьтә һәм авылларда "Яңа елда гаиләм белән яңа кинога" дигән чара, гаиләләргә "Елки лохматые" дигән фильм тәкъдим итү.
6 гыйнвар - район мәдәният үзәге филиалларында 19.00 сәгатьтә киносеанслар.
6 гыйнвар- "Балтач" ял паркында "Төнге дозор" дигән квест-уен.
7 гыйнвар - "Факел" клубында 20.00 сәгатьтә "Кемгә 35" дигән 90нчы еллар дискотекасы.
8 гыйнвар - Хоккей мәйданчыгында "Скай-кросс"
8 гыйнвар - район мәдәният үзәге филиалларында киносеанслар
9 гыйнвар - "Факел" клубында 16.00 сәгатьтә "Күңелле яңа ел" дигән мультфильмнар.
9 гыйнвар - район мәдәният үзәгендә 16.00 сәгатьтә Яшьләр форумы.
1-10 гыйнвар - "Форпост" үзәге хезмәткәрләренең 18.00-20.00 сәгатьләрдә рейд вакытлары (Истән чыгара күрмәгез!!!)
1-10 гыйвар - "Форпост" үзәгендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә "Форпост"чылар белән очрашу, спорт темасына сөйләшү.

Һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, Яңа ел бәйрәмнәре программасына да үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Сайтыбызны күзәтеп баруыгыз сорала.

Бәйрәм оештыру комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250