Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел чаралары

Яңа елда кайда, нинди чаралар үтә?

28 декабрь. Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында, иртәнге сәгатьләрдә, бәйрәм алды ярминкәләре.

28 декабрь. Үзәк чыршыны ачу тантанасы. “Балтач” ял паркы. 19.00 сәгатьтә уза. 27 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Балтач мәдәният үзәгендә “Яңа елга” – иске бүләк” дигән театральләштерелгән тамаша (совет фильмнары геройлары белән бергә).

30 декабрь. Кышкы ярышлар. Мазһаров урамындагы шугалакта балалар һәм яшүсмерләр өчен ярышлар. 19.00 сәгатьтә.

30ыннан 31 декабрьгә һәм 3сеннән 6 гыйнварга кадәр Карадуганда урнашкан Муса Җәлил, Себер тракты музейларына сәяхәт. 9.00-17.00 сәгатькә кадәр ишекләр ачык.

2,3,4,5,6,8 гыйнварда Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” һәм дә Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзи музейларына сәяхәт. 9.00-17.00 сәгатькә кадәр ишекләр ачык.

28 декабрь,3,4,6,7 гыйнвар. Автокинотеатрда “Елки-1”, “Елки-2”, “Елки-3”, “Елки-4”, “Елки-5” дигән нәфис фильмнар күрсәтелә. 21.00 сәгатьтә.

31 декабрь. “Хуш киләсең, Яңа ел”. “Балтач” паркында театральләштерелгән тамаша, яңа ел уеннары, күңел ачулар, лотерея. Башлана 18.00 сәгатьтә.

1-7 гыйнвар. “Онытылмас ул чакларның кадерле минутлары!” Күңел ачу чаралары. “Балтач” ял паркы. 19.00-21.00 сәгатьтә.

2-5 гыйнвар. Күңелле бәйрәмнәр. “Балтач” ял паркында саф һавада күңелле уеннар. Көн дәвамында.

2 гыйнвар. “Чана – 2019” креатив чаналар фестивале. Чанатауда уза. 12.00 сәгатьтә.

Дәвамы baltaci.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев