Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел исе килә!

Яңа ел җитә, җәмәгать! Яңа ел”! Елның иң серле, сихри бәйрәмнәренең берсе. Элегрәк аны мандарин исеннән танысалар, хәзер инде бу төр көньяк җимеше элеккечә тансык түгел...


Яңа ел җитә, җәмәгать! Яңа ел”! Елның иң серле, сихри бәйрәмнәренең берсе. Элегрәк аны мандарин исеннән танысалар, хәзер инде бу төр көньяк җимеше элеккечә тансык түгел, әмма аңа карап кына яңа ел күпләр өчен иң көтелгән бәйрәмнәрнең берсе булудан туктамады. Кибетләрне инде ясалма чыршылар, күз явын алырлык мишуралар, төсле утлар, берсеннән-берсе матур уенчыклар, әзер маскалар биләп алды. Стена календарьлары да яңа ел җитүе турында искәртә. Урамнарда көннән-көн бизәлгән чыршылар, кабартылган кыш бабай, кар кызлары, кисеп ясалган сыннар арта. Кичләрен тәрәзәләрдә гирляндалар кабына (бала-чагалы йортлар инде декабрь башында ук чыршы бизәргә өлгерде). Ашамлыклар кибетләрендә дә ассортимент тагын да байый, инде махсус бизәкле кәгазь пакетларга тутырылган Кыш бабай бүләкләре прилавкаларга тула. Акча янчыкларыгыз гына чыдасын...

...Әмма барыбер күңелле: яңа ел исе килә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел