Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел җитте дигәндә… янгын чыкты

Ялкын телләреннән сакланыйк, уяу булыйк, ә инде зыян күргәннәргә ярдәм итик.

Яңа елга аяк басабыз дип йөргән көннәрдә районда ике шәхси хуҗалыкта янгын чыкты. Берсе Балтач бистәсендә булды, Ямашев урамында каралты-кура, мунча янды, икенчесе Иске Салавыч авылында. Озак еллар балаларга физика фәненнән белем биргән Рәсим  Фазлыев һәм мәктәп балаларын җылы ризык белән тукландырган Рәсимә Фазлыевалар гаиләсендә янгын чыгып, йорт эчләрен бернигә яраксыз калдырды. Әлеге гаиләнең күргән зыяны турында социаль челтәрләрдә дә күренде.  

“30нчы декабрь төнендә Иске Салавыч авылында Фазлыевлар йортында пожар булды.

Йорт эчендә булган барлык нәрсә яраксыз хәлгә килде, үзләре төнлә урамга чыгарга җитешеп калдылар. Гаиләдә 2 яшь бала (малайлар): 1 нче класс укучысы һәм 4 яшьлек бала бар.

Кемнәрнең бала киемнәре, уку кирәк- яраклары булса, һәрберсенә рәхмәтле булырлар.

Ярдәм күрсәтергә теләүчелэр шушы счетка акчаны жибәрә аласыз
2202 2003 7701 1455 сбербанк
или телефон номеры буенча
89173928366 Гулина Расимовна Фазлыева шушы номерга Тинькофбанк, Акбарс та беркетелгән.


Һәркем Аллаһ ризалыгы өчен мөмкинчелектән чыгып үзеннән өлеш кертсә,  БИК Зур рәхмәтле булырбыз», диелә анда.

Алда әле озын яллар. Ул ялларда янәдән-янә ризыклар пешерелер, мунчалар ягылыр. Хәзер күпчелек кеше урамдагы масус ясалган шашлык йортларында бәйрәм итә. Янгын сүндерүчеләр «ут белән эш иткәндә саклык чаралары күрмәсәң, янгын чыгу куркынычы зур», дип кисәтеп тора. Ялкын телләреннән сакланыйк, уяу булыйк, ә инде зыян күргәннәргә ярдәм итик. Кемне ни көтәсен, алда ни буласын беркем белми, бер-беребезгә рәхимле булып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын