Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел табынына “Хезмәт” сайты салатлар тәкъдим итә-2

Фасольле салат Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз 150 грамм сыр өч йомырка сарымсак майонез тоз борыч кыздырган ипи (кириешки). Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кириешкаларны...

Фасольле салат
Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз
150 грамм сыр
өч йомырка
сарымсак
майонез
тоз
борыч
кыздырган ипи (кириешки).
Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кириешкаларны тезеп чыгабыз.
"Кар бабай" салаты
Тавыкның түш ите - 400 грамм
пешкән ике бәрәңге
өч йомырка
уртача зурлыктагы ике кыяр
майонез.
Бизәү өчен бер болгар борычы, йомырканың сарысы, черри помидоры, кара зәйтүн җимеше.
Тавык итен вак итеп турап, майда кыздырырга яисә пешереп турасаң да була. Бәрәңге белән кыярны шакмаклап турарга кирәк. Кар бабайның шапка кигән баш формасын ясап, катламлап салатны өябез. Беренче катлам тавык ите, аннан соң кыяр, бәрәңге һәм, угычтан уып, йомырканың агын җәябез. Башлыгы белән авызын борычтан, күзләрен кара зәйтүн җимешеннән, борынын черри помидорыннан ясыйбыз.
Фото: flowers-ua.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250