Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел табынына “Сәгать” салаты

Бик тиздән Яңа ел килеп ишегебезне шакыячак. Уңган хуҗабикәләр инде бүгеннән өстәлгә нәрсә әзерләячәкләрен уйлана башлаганнардыр.

Мин дә бер салат рецепты белән бүлешергә телим, сездән дә үзегез ярата торган салат рецептлары һәм фотолар көтеп калам.

Салат өчен сезгә кирәк булачак:
Бәрәңге - 5 шт,
Кишер - 2 шт,
Алма - 1 шт,
Йомырка - 6 шт,
Тозлы кыяр - 2 шт,
Суган - 1 шт,
Яшел борчак - 250 гр,
Кызыл болгар борычы - 1 шт,
Майонез һәм тәменчә тоз.

Бәрәңге һәм кишерне тозлы суда пешерәбез. Тозлы кыярны шакмаклап турыйбыз, бәрәңге белән кишерне дә шулай итеп турыйбыз. Тигез аслы салат савыты алабыз, ул цилиндр формалы булырга тиеш. Салат савытына тураган продуктларны салып, яшел борчак өстибез. Алманың кабыгын әрчибез, эчен алабыз һәм эре угычтан уабыз. Калган әйберләр янына салып, әзрәк тоз сибеп, майонез салып болгатабыз һәм өстен кашык белән тигезлибез. Аннан салатны җайлап кына тигез аслы тәлинкәгә бушатабыз.

Пешкән йомырканы икегә бүләбез һәм сарыларын алабыз. Аларын вак угычтан уып куябыз, ә акларын түгәрәк яклары өстә калырлык итеп салат өстенә тезеп чыгабыз. Салатның уртасына йомырка сарысын салабыз. Кызыл борычтан рим цифрлары чыгарлык итеп полоскалар кисеп алабыз. Бөтен матурлыкны бозмас өчен йомырка өсләрен иң башта майонез белән майлыйбыз, ул борычны үзенә ябыштырып торучы кләй ролен башкарачак. Сәгать телләре унике туларга унбиш минут калырлык итеп борычларны урнаштырабыз. Салатыгыз тәмле булсын!
Чыганак: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250