Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел табыны сәламәтлекне какшатмасын, дисәң...

Диетолог бәйрәм киченнән соң авырмас өчен биш кагыйдәне үтәргә киңәш итә.

Диетолог Ирина Дядикова Яңа ел төнен сәламәтлек өчен зыянсыз үткәрергә ярдәм итәчәк биш кагыйдәне үтәргә киңәш итә.

Беренче чиратта, ул популяр салатларда кайбер ингредиентларны алыштырырга куша. Әйтик, оливьеда колбаса урынына пешкән тавык яки сыер ите кушарга була.

"Селедка под шубой” салатында бәрәңге урынына алма турагыз. Үзегез ясаган соус кушыгыз: үсемлек мае, лимон, тәмләткечләр, ә куертыр өчен йомырка сарысы өстәргә кирәк", — дип аңлата ул.

Табиб мандаринны артыгын кулланмаска киңәш итә, чөнки аның суты "шактый агрессив". Аның сүзләренә караганда, җиләк-җимеш тәлинкәсендә виноград һәм чикләвек булуы яхшырак.

Дядикова күркә урынына алмалы үрдәк әзерләү яхшырак, дип билгели. Шул ук вакытта алманы эчкә тутырмаска, ә кош белән янәшә куярга кирәк, ди.

Шулай ук, диетолог итне балыкка алыштырырга тәкъдим итә. Аны духовкада яки тутырып пешерергә, заливной ясарга була.

Белгеч яңа ел өстәлендәге тозлы һәм маринадлы ризыкларда тозның һәм аш серкәсенең артык күп булуын, аларның шешенүгә китерүен кисәтә. Аларны яшелчәләргә алыштыру күпкә отышлырак, ди белгеч.

 
Фото: pravda-nn.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм табыны