Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел табынына кыздырылган каз

Бу рецепт буенча әзерләнгән кош ите телеңне йотарлык була.

Яңа ел табынына күпләр кыздырылган каз куярга ярата. Һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән “фирменный” рецепты да була. Менә бу рецепт белән кыздырылган каз телеңне йотарлык булачак!
Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез.

Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.

Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта кызу, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез, дип яза Кызыл таң.

Әгәр сездә шәп рецептлар бар икән, безнең белән дә бүлешегез!


 
 
 
Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт кыздырылган каз