Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Башка көннәрдә җәмәгать туклануы биналарына 24.00 сәгатькә кадәр генә эшли ала.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады.

«Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли ала», — диелә карарда.

Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә.

Моңа кадәр рестораторлар берлеге республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, Яңа ел төнендә чикләүләрне йомшартуны үтенгән иде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде һәм җәмәгать туклануы урыннары Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.

Фото: Салавт Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе Ашханә Яңа ел төнендә