Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа елда ялларны кыскарту кемгә кирәк?

Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный.

Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын һәм сәламәтлеген саклап калырга булышачак. Чөнки озакка сузылган бәйрәм көннәре кешенең хәл-әхвәлен какшата. Үзенең хаклы булуын исбатлап, депутат, башка илләрдә моның кадәр озак ял итмәүләрен мисалга китерә. Бу турыда Интретат.ру сайты хәбәр итә.
Хәтерем ялгышмаса, депутатлар тарафыннан мондый инициатива беренче генә түгел. Озак ял итеп, нәрсә эшләргә белмәгәнлектән, аларныӊ башларына мондый фикерләрнеӊ килүнеӊ кабатлануы очраклы түгелдер. Шул ук вакытта бүгенге көндә семья тәрбиясе күрмәгән мәктәп укучыларыныӊ, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнеӊ 4 айга бер тапкыр әти-әниләре, якыннары белән аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм итмәскә кирәктер.
Фото: http://status888.ru/index.php?option=com_content&view=category&layout=blog&id=53&Itemid=92&limitstart=77

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250