Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елдан ни көтәсез? (сораштыру)

Гөлнур Хәбибуллина, Шода авылы: "Яңа ел бәйрәме мандарин, пилмәннең кабатланмас тәме белән балачактан күңелгә кереп калган. Чөнки элек аларны бары Яңа ел кичендә генә ашый идек. Шөкер, хәзер бар да бар. Яңа еллар һәрбарчабызга саулык, парлыларга тигезлек, ялгызларга парлар, иминлек алып килсен. Якын кешеләребездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ишетергә...

Гөлнур Хәбибуллина, Шода авылы: "Яңа ел бәйрәме мандарин, пилмәннең кабатланмас тәме белән балачактан күңелгә кереп калган. Чөнки элек аларны бары Яңа ел кичендә генә ашый идек. Шөкер, хәзер бар да бар. Яңа еллар һәрбарчабызга саулык, парлыларга тигезлек, ялгызларга парлар, иминлек алып килсен. Якын кешеләребездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ишетергә язсын".
Ринат Мөхәммәдиев, Иске Салавыч авылы: "Яңа елда илләр тыныч булуын, барыбызга да авырмыйча, сәламәт булып, бәхеттә,шатлыкта яшәвебезне телим. Эшләр бетмәсен, гаиләдә тынычлык булсын, балалар акыллы, кешеләр бер-берсененә мәрхәбәтле, миһербанлы булсын".
Рәмзия Ситдыйкова, Балтач бистәсе: "Үтеп баручы ел минем өчен әһәмиятле вакыйгаларга күп булды. Яңа эш урынында эшли башладым, рәхмәт коллективка, җылы кабул иттеләр, эш урынында бу иң мөһиме, дип уйлыйм. Матур өйләрдә яшәп, балаларыбызны тигезлектә үстерү дә хатын-кыз өчен олы бәхет. Әтәч елында да шушы бәхетебез кителмәсен, Яңа еллар илебезгә бары куаныч-шатлыклар белән генә аяк атласын".
Фото: bipbap

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев