Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа елга искитмәле үрдәк пешерәбез

Күпләр Яңа елга берәр кош пешерергә гадәтләнгән. Русиялеләрнең күбесе бәйрәмгә каз яки тавык кыздыра. Ә сез үрдәкне дә искиткеч тәмле һәм җиңел итеп пешереп булганын белә идегезме?

Рецепты менә шундыйрак: Үрдәкне тулысы белән дә, аерым канатларын, ботларын, түшкәсен пешерергә дә була.

Кыздырганда мае яхшырак чыксын, үзен үзе майлап пешсен һәм маринад яхшырак сеңсең өчен ит тиресенә пычак белән сызыклар кисеп чыгабыз. Үрдәкне маринадка тыгабыз, бер-ике сәгатькә калдырабыз.

Маринад: бер әфлисун кабыгы һәм согы, 50 мл чамасы соя соусы, бер чәй кашыгы бал, тоз, кашык очында гына аджика, розмарин.

Үрдәкне маринадтан алып табада бераз кыздырабыз һәм өстенә маринадын да салып, табаны фольга белән каплап мичкә куябыз. Гарнирга бәрәңге дә, дөге дә, макарон да бик әйбәт була, дип яза Идел журналы

Ашлар тәмле, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт