Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа елга россиялеләр гыйнвар ае хезмәт хакын, пенсия һәм премияләр алачак

Дәүләт Думасында россиялеләргә Яңа елга барлык түләүләр турында сөйләделәр.

Ел ахырына кадәр россиялеләр пенсияләр, гыйнвар ае өчен хезмәт хакы, шулай ук 13нче хезмәт хакы, премияләр һәм пособиеләр алырга тиеш, дип сөйләде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

«Барлык акчалата түләүләр бәйрәмнәр алдыннан башкарыла», — дип китерә парламентарий сүзләрен URA.RU. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2022 елның гыйнвар ае өчен түләүләр 2021 нче елда бюджетка салынган, дип билгеләп үтте депутат.

Бессараб шулай ук күп кенә эш бирүчеләр һәм төбәкләр Яңа ел бүләкләре бирергә, күп балалы гаиләләргә һәм ветераннарга ярдәм күрсәтергә тырыша, дип белдерде.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы пенсия