Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа елны каршылаганда ничек киенергә?

Әлеге сорау күпләрне кызыксындыра һәм борчый. Сары җир эте елы булгач, сарыдан киенү модада диючеләр нык ялгыша. Чөнки стилистлар быел крем, ком, абрикос, шоколад, гәрчич, хаки, кофе, зәйтүн төсләренә өстенлек бирергә куша. Гомумән, җылы, тыныч төсләргә бераз алтын төсе өстәп җибәрү яхшы булачак.

Киемнең фасонына килгәндә, ул уңайлы, хәрәкәтләнергә комачауламый торган булырга тиеш. Мондый киемне Яңа ел каршылаганда гына түгел, бәйрәмнән соң эшкә дә, рәешкә дә кияргә мөмкин.
Артык биек үкчәле аяк киемнәре турында онытып, уңайлы, уртача биеклектәге аяк киеме кию киңәш ителә. Киемгә туры китереп сайланган кечкенә сумка яки клатчның аяк киеменә төсе буенча туры килүе мөһим түгел.

Аксессуарларга килгәндә, чикләүләр юк, җаның ниндиен тели - шундыен так, иң мөһиме киемеңә һәм үзеңә килешле булсын.
Чәч төсенә килгәндә, 2018 елда чәчтарашлар блонд һәм җирән төсләр модада булачак, ди. Әмма хатын-кызның табигый үз чәче төсе иң килешлеләрдән санала. Ә прическага килгәндә, яңа ел каршылаганда җиңелчә, бераз тәртипсезрәк булган бөдрә, резинкага җыеп куелган койрык, толымнан ясалган бант - барысы да килешле булачак. Чөнки тынычлык һәм гармониягә омтылучы  эт елы бернинди дә чикләүләр кертми –  фантазиягезне эшкә җигеп, үзегезгә килешелесен сайлагыз.

mirkrasoty.life

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап