Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа М12 трассасы М7не бушатырга мөмкинлек бирәчәк һәм Татарстан өчен зур плюс булачак

ТР Хакимияте М12 трассасын өч ел эчендә төзергә планлаштыра.

Яңа юлны өч ел эчендә төзергә планлаштыралар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, моның өчен «Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм аз гына акча кирәк». Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

"Халык өчен - ун плюс булачак. Безгә бәхет елмайды гына. М12 трассасына, югары тизлекле пассажир магистрале белән чагыштырганда, ихтыяҗ зуррак. Сез күрәсез, М7 инде тулган, бернинди алга китеш юк. Әгәр 6,5-6 сәгать эчендә машина белән Мәскәүгә барып җитә аласыз икән, бу начармы? Бу проект өч ел эчендә гамәлгә ашырылсын өчен Аллаһы Тәгалә безгә көч һәм бераз акча бирергә тиеш», — диде ул.

Тиз йөрешле автомобиль юлы «Европа — Көнбатыш Кытай»халыкара транспорт коридорының мөһим өлеше булачак. Маршрут буйларында 62 млн россияле яши - ил халкының 40% ы. Юл куәтле һәм үсеп килүче регионнарны берләштерәчәк һәм аңа якын-тирә территорияләрнең икътисадын үстерүгә ярдәм итәчәк.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М12 трассасы