Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа Салавычтан Рифат Сабиров шалтыратты

Шалтыратты һәм үзенең чиксез рәхмәтен белдерде....

Яңа Салавыч авылы старостасы Рифат абый Сабиров  шалтыратты һәм үзенең чиксез рәхмәтен белдерде:

"Инде мәгълүм булганча, 2017 ел Яңа Салавыч халкы өчен гаять тә истәлекле  булды. Авылда иман йорты сафка басты. Мәчет төзелешенә авыл халкы да, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, еракта яшәүче авылдашлар да, мөхтәрәм җитәкчеләр дә, мәчет мәхәлләләре дә  зур өлеш кертте. Даими ярдәмне “Татарстан” җәмгыятеннән, җитәкчесе Айнур Нотфуллиннан,  Салавыч авыл җирлегеннән, җирлек башлыгы Рафил Сибгатуллиннан күрдек. Урам  юлларын төзекләндерүдә дә ярдәмнәрен тойдык. Инде менә хәзер уен мәйданчыгы төзергә тәвәккәлләп, мәчетебез янәшәсенә урын әзерләдек.  Монда да шушы ике яшь җитәкченең ярдәменнән башка булмый, җирен рәсмиләштерү артыннан гына да күпме йөрергә кирәк бит. Без, Яңа Салавыч авылы халкы, яшь,энергияле,аңлый белүчән, ярдәм кулы сузарга әзер торучы мәнле-мәгънәле җитәкчеләр белән эшли алуыбызга куанабыз, чөнки нинди генә тәкъдим белән барсак та, тыңламыйча калмыйлар, булышырга гына торалар.Зур рәхмәт аларга. Кечкенә авылның проблемаларын хәл итеп алар яшь һәм өлкән буынның чиксез ихтирамын казаналар. Эшләрендә уңышлар, гаиләләренә сәламәтлек, тигезлек, озын гомер телибез. Алга таба да шулай бергә-бергә авылыбызның яшәешен матурларга язсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Салавыч авылы