Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа өйгә мәче керерме....

Безнең тормышта ышану-юраулар тулып ята. Алай гына да түгел, һәр ым-хәрәкәтне, төчкерү-йөткерүне ниндидер ышануга бәйлибез, нәрсәгә дә булса юрыйбыз. Иртән караватның кайсы ягыннан, кайсы аяктан торып басудан башлап, көн дәвамында ниләр кылуыбыз, нәрсәләр күрүебез, ничек ятып йоклавыбыз - барысы да диярлек ниндидер юрау-ышануларга барып тоташа.

Яшь буында үз-үзеңне матур итеп тота белү, чисталык, пакьлек, ашау-эчү әдәбе һәм башка күркәм күнекмәләр тәрбияләүдә халык ырымнардан киң файдаланган. Мәсәлән, өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра булыр; чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коелыр. Өстәлгә кием куярга ярамый - чир иярер. Киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне тегәсең. Киемне югач, уң ягы белән эләргә ярамый, киемең мәет тели.
Ашагач, өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң, талашуга. Ашагач, урындыкны алып куймасаң, ирең ялкау булыр. Ашаганда аякны селтәп утырырга ярамый, шайтан алып китәр. Ашаганда күп сөйләшсәң, ашның тәмен белми калырсың. Киемне сул ягы белән төрергә ярамый, бәхетсезлек, диләр. Тоз чәчсәң, тавыш-гаугага. Кеше өлешен ашарга ярамый, бәхетсезлек. Өстәлгә, тәрәзә төбенә, тупсага утырырга ярамый, чир иярер. Баш киеме белән уйнарга ярамый, башың авыртыр. Китек савыттан ашарга ярамый, бәхетең китек булыр. Күп көлсәң, еларсың. "Ярамый" сүзен белмәгән бала бәхетсез булыр. Май күп ашасаң, күзең күрмәс булыр. Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң, йорттан бәрәкәт китәр, игелек күрмәссең.Чи камыр ашасаң, чи күренерсең. Савыт-сабаны юмыйча ятсаң, пәри туй үткәрер. Кайчы белән уйнасаң, талашырсың. Себергән чүпне кул белән җыеп алырга ярамый, хәерчелек.
Көзгегә кагылышлы ышанулар бик күп. Шуларның әбиләр телендә еш кулланыла торганнары: көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килер, бер көзгегә иптәш кызың белән икәү карарга ярамый, сөйгән яр уртак булыр, ватык көзге кыйпылчыгыннан карама, чирләрсең, кечкенә баланы көзгегә каратма, сөйләшә алмый яки тотлыга торган булыр. Көзге ватсаң, бәхетсезлеккә. Юлга чыгып киткәндә, кире керергә туры килсә, көзгегә карап йорт иясе белән исәнләш.
Яшь балага кагылышлы ышануларны авыл әбиләре бик теләп кулланалар.
Күлмәк белән туган бала - бәхетле, озын гомерле була. Күз тимәсен өчен бала башына тоз сибәләр. Яшь бала киемен йорт эшләре өчен тотсаң, бала авырый. Буш бишекне тирбәтергә ярамый, бала елак булыр. Бала озак сөйләшмәсә, баш түбәсендә яңа пешкән ипи сындыралар. Баланың беренче чәчен әтисе алырга тиеш, әнисе алса, бәхетсезлеккә. Яшь баланы тәрәзә төбенә бастырып каратсаң, кәтүк булып калыр.
Кызыклы ышанулардан тагын мондыйлары да бар. Мәчегә бәйле юраулар да төрлечә аңлатыла, кайсыбер милләтләрдә кара мәчегә юлыгу уңышсызлык билгесе дип кабул ителсә, мисырлылар мәчене, нинди генә төстә булуына карамастан, яхшылык кына китерүче хайван дип саныйлар. Элек-электән халыкта яңа йортка иң беренче итеп песи керткәннәр. Хәзер бу йоланың мәгънәсе онытылып бара. Күпләр кулларына мәче алалар да, үрелеп ишек аша кертеп җибәрәләр, яисә бөтенләй үк кертеп куялар. Бу дөрес түгел. Чөнки өйгә мәче кертүнең мәгънәсе дә шунда: яңа өйгә мәче керерме? Моны белү өчен мәчене ишекнең тышкы ягына, тупса (бусага) төбенә куялар. Мәче кереп китсә, өйдә шатлык-иминлек булачак, кермичә борылып китсә, өйдә нидер бар, анда ниндидер явыз рухлар кереп өлгергәннәр инде. Мәче керергә теләмәгән өйне "сафландырырга" кирәк, явыз көчне, рухны артыш агачы ярдәмендә куып чыгарырга кирәк. Мәсәлән, өй почмакларына артыш ботаклары элеп калдырырга мөмкин. Кайчакта артыш агачын яндырып, ыслап та алалар. Моннан соң мәчене тагын кертеп карыйлар. Шунысы да мөһим: мәче хуҗаларның үзләренеке булырга тиеш.
Юраулар өчен бик күп төрле билге-галәмәтләр нигез булып тора. Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр. Өй янына каен агачы утыртырга ярамый, кайгыдан башың чыкмый. Миләш агачы күз тиюдән саклый. Артыш агачы булган йортка җеннәр, шайтаннар керә алмаган. Тәнендә миңе күп кеше бәхетле була, диләр. Миңнәре үзе күрә алмый торган җирендә, әйтик, аркасында булса, андый кеше бигрәк тә бәхетле, имеш.
Хәсрәттән, бәла-казадан, афәттән халык курыккан. Гаиләләрендә беркайчан да бә­хетсезлек булмасын дип күп юрамышлар белергә тырышканнар. Борын очы кычытса - мәет. Козгын карылдаса - мәет. Ашагач өстәл өстен кәгазь белән сөртсәң - талаш. Күп еласаң - мәеткә яки хәсрәткә. Гөлләр корый башласа - йортта тынычлык, тигезлек бетә. Үрмәкүч оясын кич белән кузгатмыйлар - бәрәкәт бетә. Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң - йорттан бәрәкәт китә, игелек күрмәссең. Баз капкачы өстендә йокларга ярамый - чирлисең. Күп талашу, кычкырышу - бәхетсезлеккә, йортта игелек бетә. Ике кеше берьюлы сөлгегә кул сөртсәләр талашуга.
Юрамышларны өйрәнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем: әби-бабаларыбыздан сакланып калган, хәзерге көнгә кадәр җиткән рухи байлыкны югалтырга, онытырга тиеш түгелбез. Теләгем: бу юрамышларны кызыксынып өйрәнеп, тормышта кулланырга мөмкин, әмма аларга илаһи канун итеп карамаска кирәк. Борынгы юрамышларны бүгенге яшәешебезгә көйләргә өйрәник. Шулай да, онытмыйк: алар - ата-бабалар сүзе, халык акылы, өлкәннәр кисәтүе, ягъни күп мәртәбәләр сыналган һәм инанылган тормыш, яшәеш дәресе. Юрау-ышануларга ышану-ышанмау - һәркемнең үз эше, билгеле. Безнең дин юк-бар ырымнарга ышанырга да кушмый. "Бисмилла"ны (догалар белсәң, бигрәк тә яхшы) күбрәк укып, хорафатларга бирелмичә, яхшы уй-ниятләр белән генә йөрсәң, серле дөнья ямьле күренә, гомер матур, мәгънәле узадыр ул.
Зөлфия Галимуллина,
Кукмара районы.
Чыганак: http://yanarysh.ru/ырым-шырым-дисәк-тә/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250