Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа үзәк

13нче гыйнвардан Балтач бистәсенең Булатов урамы 24/2нче йорт адресы буенча урнашкан бинада күпфункцияле үзәк үз эшен башлап җибәрде. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнгән әлеге үзәкне Айдар Дамир улы Габдрахманов җитәкли.

«Бер тәрәзә» принцибы буенча эшләүче үзәктә 7 тәрәзәдән хезмәт күрсәтелә, аларның бишесендә кадастр палатасы белгечләре, ә икесендә районыбызның хөкүмәт органнарында эшләүчеләр график нигезендә чиратлашып халыкны кабул итә. Соңгыларына районның социаль иминиятләштерү фонды, федераль миграция хезмәте, ЗАГС, федераль салым хезмәте, пенсия фонды, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы керә. Хәзер райондашларыбызның алда санап кителгән өлкәләргә мөрәҗәгате барлыкка килсә, алар шушында барлык эшләрен бетереп китә ала. Тулырак мәгълүмат һәм нинди көнне кайсы белгеч эшләячәген белү өчен түбәндәге телефоннарга шалтырата аласыз: 2-57-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250