Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ябыга башларга вакыт!

Бәйрәм өстәле фигурагызны бозмасын!

Яңа ел бәйрәмнәре узып бара, инде гәүдәне элекке хәленә кайтарырга вакыт. Диетага утырганчы, түбәндәге үзенчәлекләрне дә истә тотыгыз.

Әгәр дә кеше тәүлегенә җиде сәгатьтән дә кимрәк йоклый икән, аның организмы, ачлык һәм туклыкны контрольдә тоту өчен җавап бирә торган гормонны күбрәк эшләп чыгара башлый. Бу гормон метаболизмны акрынайта һәм төнлә майларның януына комачаулый.

Килограммнарны ташларга шулай ук будильникның кабатлана торган сигналы комачаулый. Табиб сүзләренчә, ул организм өчен стресс тудыра, нәтиҗәдә, аксымнар эшләп чыгаруны боза торган кортизол барлыкка килә. Гормон тәэсире аркасында организм кирәкле энергия алу өчен мускулларны яндыра башлый.

Моннан тыш, фигура өчен зарарлы гадәт - уянганнан соң кофе эчү, чөнки бу кортизол ташлауны китереп чыгара. Иртән берәр стакан җылы су яки лимонлы су эчү яхшырак, бу матдәләр алмашын тизләтә.

Диетологлар аш куллану вакытын уздырырга ярамый, дип кисәтә, чөнки бу май яндыру процессының акрынаюына китерәчәк. Бу шулай ук эшкә сәләтлелеккә һәм концентрациягә тискәре йогынты ясый.

Һәр көн 10 мең адым узарга киңәш ителә. Мөмкин булганча лифт урынына баскыч кулланырга һәм машинада йөрүдән баш тартырга кирәк, чөнки түбән активлык авырлык җыюга ярдәм итә.

Фото: aif.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Yabiga-bashlarga-vakit-623109/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фигура