Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ябыгасың килсә, бәрәңге аша

Тиз тазарып китүчән кешеләр бәрәңге ашарга курка, бу яшелчәне симертүче ризыклар исемлегенә кертәләр.

Бәрәңгедә 20 процентка кадәр крахмал булса да, ул аз калорияле: 100 граммга 80 ккал, бу дөге белән макароннан да азрак. Шуңа күрә, бәрәңге симертә диючеләргә ышанмагыз, бу дөрес хәбәр түгел. Диета тотучыларга, киресенчә, бәрәңге ашарга кирәк.

Моның өчен атнасына бер тапкыр “бәрәңге көне” кертү файдалы булачак. Ул көнне ике туклануда 500-600 грамм бәрәңге ашарга кирәк. Билгеле булуынча, бәрәңге калийга бик бай, ә ул, үз чиратында, организмда натрийны алыштыра. Натрийның микъдары кимү сәбәпле, гәүдә авырлыгын киметүгә ярдәм итүче организмнан су кудырту эффекты барлыкка килә.

Бәрәңге аксымы да кеше организмы өчен бик файдалы. Үзенең биологик кыйммәте буенча ул мал ите аксымына бик якын, шуңа да аны алыштыра ала.

Бәрәңгене пешергәндә кайбер киңәшләрне истә тотыгыз:

* Бәрәңге боламыгына салкын сөт салсаң, бәрәңге каралып китә, шуңа күрә аны кайнар сөт белән изәргә кирәк.

* Пешергәндә суны бәрәңге күмелерлек кенә салалар.

* Бәрәңгене башта тозсыз кыздырырга, пешәр-пешмәс кызгач кына тоз сибәргә кирәк.

* Иске бәрәңгене пешергәндә бераз шикәр комы өстәсәң, ул тәмлерәк була.

* Пешкән бәрәңгене кайнар килеш угычта уарга яисә изәргә кирәк. Суынгач алар начар изелә.

* Бәрәңгене кайнап чыкканнан соң сүрән утта пешерергә кирәк. Бик каты кайнатып пешергәндә бәрәңгенең тышкы ягы пешә, кабыгы ярылып китә, ә эчке ягы пешми кала. Бәрәңге таралып китмәсен өчен, 15 минут кайнаткач, парда гына пешереп җиткерергә кирәк. Суына калак очында гына аш серкәсе өстәргә мөмкин.

* Бәрәңгене кабыгы белән пешергәндә чәнечке белән берничә урыннан тишкәләп алсаң, ул ярылмый.

 

kiziltan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге