Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яӊгуллылар: «Эшләгән кеше әмәлен табар», диләр

Яӊгуллылар элек-электән татар халык әйтемнәрен, мәкальләрне бик яраталар, тормышта да җае чыккан саен искә төшереп, кабатлап алалар.

Бу юлы да, урамны асфальтларга каян акча алдыгыз, дигән сорауга «Яӊа тормыш» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан «Эшләгән әмәлен табар, эшләмәгән сәбабен табар» дип, шаяртып алды.
Дөреслектә дә Яӊгул авылыныӊ төп социаль объектлары урнашкан бу урамнан йөрү бик читенгә әйләнгән иде. Җитмәсә, җәйге чорда тагын да зур әһәмияткә ия булган пожар участогыннан машина үзәк урамга кадәр шалтырап төшеп җиткәнче ярты гомерлек вакыт уза.
ООО «Юлчы» оешмасы белән уртак тел табып, эшне югары сыйфатлы һәм кыска срокта эшләү турында килешкәннәр. Бүгенге көӊдә, кайбер җирлекләрдә юлга 5-6 машина таш салырга җай таба алмаган җитәкчеләргә менә дигән үрнәк бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250