Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңгырлар әйләнеп кайта бугай

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итүенчә, якын көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк.

Аның сүзләренчә, әлегә республикада температура фоны шактый югары, һәрхәлдә, җомга көнне көндез 22-17 градус җылы, төнлә 12-17, чөнки көннең күп өлешендә республика җылы секторда булачак. Шимбәдән башлап, Татарстан циклонның тыл өлешендә салкын атмосфера фронты артына эләгә. Урыны белән бераз яңгырлар явып узачак, төнлә кайбер районнарда яшен көтелә. Һава температурасы төнлә 7-12, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк.

"Якшәмбе ТРның күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал. Киләсе атнадан башлап, тотрыксыз һава торышы саклана, төньяк-көнбатыш җил белән бергә безнең районннарга салкын атмосфера һавасы керәчәк", - дип өстәде Ирина Трущина.
Чыганак: «Татар-информ»
Фото: http://news.tut.by/kaleidoscope/355212.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250