Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңгырлы җәйнең үз законы

Ничә ел рәттән җәйләребез, күккә карап, бер болыт көтеп үткән иде. "Их, бер яңгыр яуса иде!", - дип, гаҗизләнеп теләк теләгәндә, яңгырларга тел-теш тидерербез кебек түгел иде. Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты һәм үз чамасы шул.

Яңгыр да тамчысына да сөенерлек чакта яуса, бик кадерле икән. Дөрес, шөкер, әле бездә һәлакәтләр дә булмады, давыллар да читләп үтте - яңгырларга зарланмасак та була. Рәхәт бит, яшелчәләргә су сибәсе юк, бакчада эшләп булмый... Шул ягы бар шул.
Хуҗалыклар, җәмгыятьләр генә түгел, авыл халкы арасында да беренче кат печәнен җыеп алырга өлгермәүчеләр бар әле. Кояш чыгып, бераз үтүгә, печән җирләренә ашыгалар да... Киптерәбез дип, печәнне селкеп-кабартып кына бетерәләр - яңгыр үзенекен эшли. Көн җилләүгә, бәрәңге, җиләк-җимеш бакчаларында да эшләп калырга тырыша авыл кешесе. Чүпкә бик килеште бу ел. Бер ягыннан утап бетергәнче, икенче өлеше "өлгерә" бара. Аввлда печән өсте, чүп өсте дигән төшенчәләргә дә үз төзәтмәсен кертте шул бу яңгырлар. Мондый җәйнең үз законнары: өлгерсәң, өлгереп каласың, өлгермәсәң - юк... Без Арборга барган көнне көн аяз, кояшлы иде. Шуңа да бәрәңге бакчасында, печән җирләрендә эшләүчеләр күп иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250