Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңгыр койды, яңгыр коя, яңгыр коячак (сораштыру)

Төне буе яңгыр яуды. Әле дә коя. Киләсе көннәрдә дә явачак.

Нибары 20, 22 августта гына чалт аяз көн көтелә. Тизрәк җитсен иде ул көннәр, диярлек, билләһи. Кешеләргә яңгыр ничек тәэсир итә микән, белешик әле.

Алмазия, 28 яшь: 
– Миңа барыбер. Машина белән барам, машина белән кайтам. Бер дә чыланганым юк. Әллә яңгыр бар, әллә юк миңа. Машинамнан төшүгә эшемнең ишек төбе, өйгә кайтуга гараж ишеге күтәрелә, гараждан гына өйгә атлыйм. Вәт шулай. 
Нурулла абый, 64 яшь: 
– Әби белән намаз укыган саен хәерле яңгырлар булса ярар иде дип телибез. Җәй башларында кирәген-кирәк иде ул, тик барысы да Аллаһы Тәгалә кулында...Инде уңышларны гына җыеп алсалар ярый.. Бар да әйбәт булыр, Алла боерса. 
Мәрьям, 19 яшь: 
– Романтика. Яратам яңгырлы көннәрне. Аеруча шәһәрдә матур. Авылда яңгырлы көнне пычрагырак, конечно. Ну чирәмле җир булса, була! 
Ирек, 6 яшь: 
– Ардырды... Велосипедта йөрисе килә, ә урамга чыгарга ярамый. Телефонда да гел яңгыр да, яңгыр ди. 
Сания. 42 яшь: 
– Яңгыр дип кенә карамаска, аннан куркырга да кирәк. Табигать бәла-казасына да китерергә мөмкин бит ул күп яуса. Су басулар, агызулар, үлем-китемнәр турында ишетеп торабыз. Шәхсән үзем бик куркам мин болай күп яуган яңгырлардан. Чиктән тыш узмады әле дисәгез дә, әле туктарга уйламый бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев