Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңгырдан качар җир юк...

Заманалар үзгәрде, түбәле капкалар юк хәзер. Бөтенләй үк юк түгел инде, авылларда саклана, кайбер олылар яшьләргә сүттертмәс өчен күз карасыдай саклый әле үз куллары белән эшләгән капкаларын.

Ә менә яңа урамнарда андый капкалар юк хәзер, заманча, калай, тимер, бизәкле-чуклы, кайсыберсе чардуганны хәтерләткән капкалар “басты”.

Шулай бервакыт бистәнең яңа урамнарының берсеннән менеп барганда яңгырга эләктем. Өстемдә дә юка, чыланасым да килми, тик качар җир дә юк. Шулчак күзем гаять тә биек чыршыга төште. Шул чыршы озын ылыслары белән мине ышыклады, коеп яуган яңгырдан саклады. Әле капка астына керсәм, бу кадәрле коры калалмаган булыр идем дип, әкияттәге кебек, чыршыга рәхмәт әйтеп, алга кузгалдым. Кызык, бу чыршыны кем утыртты икән, утыртучысы исән микән? Әгәр бу мәһабәт агач сезгә таныш икән, сайтыбызга хәбәр итегез әле, комментарий итеп тә яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе