Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яхшы кәеф чыганагы - Фидарис Хаҗиев

Әйтәсе килгән сүзем социаль яклау бүлегенең машина йөртүчесе Фидарис Хаҗиев турында.

Соңгы берничә ел дәвамында аның белән бик якыннан аралашабыз, телефоннан хәлләребезне белешеп торабыз. Нәрсәдән башланды мондый дуслык дисәгез, иң беренче юлга чыгудан. Аның белән күптапкырлар сәяхәткә чыгарга туры килде. Ул үзенең пассажирларын һәрчак исән-сау алып барып кайта, юл буенча таныштырып бара, сәяхәтебез тәмамланганын сабыр гына көтеп тора. Аңлап бетермәгән әйберләрне аннан сорыйбыз. Кая гына алып барса да, ул үзе экскурсовод була алыр иде.

Фидарис, хәвеф-хәтәрсез йөр, һәлакәтләргә юлыкма, юлларыңа бәхет яусын. Алдагы тормышыңа да шундый ук теләкләр.

Вагиз ТАҖИЕВ,
Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250